+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2023, 09:31

Бу дөньяны күрәм дип, "тегесенә" китә язганнар...

Нуриман районына экскурсиягә барган, 29 кеше утырган автобус бәлагә тарыган.

Бу дөньяны күрәм дип, "тегесенә" китә язганнар...
Бу дөньяны күрәм дип, "тегесенә" китә язганнар...

Нуриман районында пассажир транспорты катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта ЮХХДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе матбугат хезмәтләрендә хәбәр иттеләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Красный Ключ авылы янында Уфа - Иглин - Красная Горка - Павловка автомобиль юлының 89нчы километрында Караидел районыннан 44 яшьлек водитель, "ПАЗ" автобусы белән идарә итеп, артка хәрәкәт иткәндә агач коймага бәрелеп, кюветка төшүгә юл куя. Автобус салонында 29 пассажир була. Зыян күрүчеләр юк. Пенсионерларның «Башкортстанда озын гомерлелек» программасы буенча Караидел - Красный Ключ маршруты буенча экскурсиягә килүләре билгеле.

"Нуриман районы хакимияте һәм "Красный Ключ" җәмгыяте пассажирлар өчен парк территориясендә чәй эчү оештырды. Пассажирларны билгеләнгән урынга илтү өчен резерв автобус җибәрелгән", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: