+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Августа 2023, 01:28

Бала өчен ата-ана җаваплы!

Җәйге каникуллар чорында аларга аеруча игътибарлы булсак иде.

Бала өчен ата-ана җаваплы!Бала өчен ата-ана җаваплы!
Бала өчен ата-ана җаваплы!
Дүртөйле районында җиңел машина кыргый җәнлек өстенә барып менгән. Төбәк дәүләт автоинспек­циясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, авария 06.30 сәгать тирәсендә Дүртөйле – Нефтекама юлының 16нчы километрында теркәлгән. Бакалы районында яшәүче 34 яшьлек ир, “Лада Калина” машинасында, юлга кинәт йөгереп чыккан поши өстенә барып менгән һәм кюветка төшеп китеп, агачка бәрелгән.

Кызганычка каршы, водительнең гомере ашыгыч ярдәм килгәнче үк өзелгән. Җәнлек тә һәлак булган. Авария сәбәпләре ачыклана.
Бу көннәрдә республикада яшьләр һәм балигъ булмаган балалар катнашлыгында юл фаҗигаләре дә ешайды. Шулай, Толбазы – Красноусольск автоюлының 24нче километрында 15 яшьлек үсмер, “Минск” мотоциклы белән идарә итеп, тимер юл кичүендә автомобильләр колоннасын үтеп китә, кызыл ут янып торуга карамастан, поезд юлына керә һәм тепловоз астына эләгә.
Нәтиҗәдә, балигъ булмаган бала ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак була.
 
Уфада “Киа Рио” автомобиле белән бәрелешеп, “Альфа” мопедында барган ике үсмер зыян күрә.
Үсмерләрнең 30 яшьлек кыз идарә иткән чит ил машинасына каршы хәрәкәт итүе билгеле. Авария вакытында водитель Хезмәт Геройлары бульварыннан Башкорт кавдивизиясе урамына борылган булган.
16 яшьлек мопед йөртүче һәм аның 11 яшьлек пассажиры әлеге вакытта дәваханәдә. Полиция административ тикшерү алып бара.
 
5 август иртәсендә “ВАЗ- 2014” руле артындагы 18 яшьлек водитель Инорс бистәсендә Сельская Богородская урамыннан Мушников урамына таба хәрәкәт иткән. Ул юл уңаеннан хәрәкәт итүче “Шкода Октавиа” белән бәрелешүгә юл куйган. Бәрелү нәтиҗәсендә “ВАЗ-2114” руле артындагы яшь водитель каршы юл полосасына чыккан һәм “ВАЗ-2107” автомобиле белән бәрелешкән.
Авариядә “ВАЗ-2114” һәм “ВАЗ-2107” водительләре төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Медицина ярдәме күрсәткәч, аларны кайтарып җибәргәннәр.
 
Юл-транспорт вакыйгасы буенча административ тикшерү билгеләнгән.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас