+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 август 2023, 05:11

Табутка кереп яткан да... үлгән

Менә шундый психологик эксперимент!

Табутка кереп яткан да... үлгәнТабутка кереп яткан да... үлгән
Табутка кереп яткан да... үлгән

Студент кыз психологик эксперимент вакытында һәлак була.

Ленинград өлкәсендә бер кызга психологик реабилитация өчен үлемне куллана торган яңа модалы психологка барырга киңәш итәләр. Бары тик 5 мең сум түләп, клиент 40 минутлы терапия ала, ә аннары, соңгы этап буларак, аңа яңару өчен үлем эффектын сынап карарга тәкъдим ителә - аны табутка ябалар һәм күмү процессын имитациялиләр.

Анна да шундый ук процедураны үтәргә тиеш булган, ләкин көннең эсселеген һәм кызның йөрәк белән проблемаларын беркем дә исәпкә алмаган. Аны табутка ябып, 15 минутка калдырганнар, ә психолог килеп табутны ачканда, ул инде сулыш алмаган.

Ашыгыч ярдәм студент кызны терелтә алмаган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас