+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 август 2023, 04:12

Өеннән ерак түгел юкка чыккан

Тиз арада табарга ярдәм итегез!

Өеннән ерак түгел юкка чыкканӨеннән ерак түгел юкка чыккан
Өеннән ерак түгел юкка чыккан

Хәйбулла районының Галиәхмәт авылында 17 яшьлек Илмира Мөхәммәдиева югалган. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның дус кызлары хәбәр итте.

Аларның сүзләренчә, 9 августтан 10 августка каршы төндә Илмира дуслары белән йөрергә чыга һәм кире кайтмый. Иптәшләре әйтүенчә, төнге өченче яртыда аны өйдән 20 метр ераклыкта калдырганнар. Аның кайда булуы турында әлегә кадәр берни дә билгеле түгел. Туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән.

"Полиция бүлегенә ата-аналардан гариза килде. Хәзерге вакытта эзләү бара», - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Югалган кызның билгеләре: буе - 160 см, чәчләре кызгылт, күзләре яшел, кулларында, аягында һәм күкрәгендә роза рәвешендә һәм аниме стилендә татуировкалар бар.

Илмира Мөхәммәдиеваның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемне хокук саклау органнарына, яки 112 номеры буенча мөрәҗәгать итүен сорыйлар.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас