

– Әни, нигә шул яшелчәләрең белән интегәсең син, барыбер беркем дә ашамый бит. Әнә өченче елгы кайнатмаларың утыра, бу салатларың нигә кирәк? – дип үземне битәрлиләр дә әле.
Әйе шул – утыра. Былтыргысы да, аннан алдагы елгысы да. Әллә нинди заман җитте бит – үзеңнеке, сыйфатлысы ашалмый. Өчәр литрлы томат, алма, слива сутлары утыра – эчелми. Аның каравы, химиядән генә торган кола, спрайтларны чамасыз эчәргә ризалар. Аптырарсың заман балаларына – юньле аштан борын чөерәләр, ә кибетнең юк-барын хуп күрәләр.
Алар бит хәзер чын ризыкның тәмен дә белми. Шулай булмый ни?! Туганнан башлап порошок сөте эчә башлыйлар, бар ашаганнары – химия. Нинди генә ризыкны алсаң да, шул хәл. Колбасада – ит юк, каймакта – сөт, дигәндәй. Бу уңайдан бер кызыклы вакыйга искә төшә. Бервакыт Гарәбстаннан делегация килгән иде, аларны озатып йөргәннән соң, ашарга алып керделәр. Рестораннарның берсендә урындагы ит комбинатының директор урынбасарыннан кунаклар ит турында “хәләлме?” дип сорый. “Курыкмый ашагыз, анда дуңгыз ите юк, анда бөтенләй ит юк!” – дип көлдергән иде ул. Көлүен көлке, ә менә без ашап үскән тәмле колбасаларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмассың. Кая соң алар?
Балык продукциясен генә карагыз инде, элек консервалар шыплап тулган булыр иде, банканы ача башласаң, бөтен өйгә хуш исе таралып, мае чыга иде. Ул майның исе?! Хәзергесенекен май дисәң, хәтерең калыр – су, ни исе, ни тәме. Шул су эчендә бер-ике кисәк балык йөзеп йөри. Тавык боты алсаң – яртысы боз, эретсәң, бер савыт суы ага. Тәме дә инде, мин сиңа әйтим, бер грамм өйрәсе чыкмый өстенә. Май дигәннән, ул акмайны эретсәң, анда нәрсә генә йөзеп йөрми, элекке маргариннар хәзерге акмайдан яхшырак иде. Ә көнбагыш мае! Ул нәрсәләрдән эшләнә торгандыр инде, карап торуга ук техник майларны, машина маен хәтерләтә. Тәме дә юк, исе дә...
Чәй диеп тә нәрсә эчәбездер... Элек чәй пешерсәң, бөтен дөньяга хуш исе тарала иде, хәзер исә тәмле чәй таба алмый җан чыга! Сез дә шулай микән: хәзерге супермодный чәйләрдән элекке такта чәй күпкә тәмлерәк иде. Ә инде фил төшерелгән сары каплы һинд чәен пешерсәң, исе ихатага кадәр тарала иде. Татар чәй эчәргә ярата, диләр. Ярата идек шул. Андый чәйне нигә эчмәскә? Ә бүгенгесе – бар ни дә юк ни. Аның тәмен хәтта сөт тә, карлыган яфрагы да, мәтрүшкә дә төзәтә алмый. Дөресрәге, хәзерге сөтнең үзенең тәме юк, чөнки аның сыерга бер катнашы да юк, бүгенге сөт... порошоктан ясала. Гаҗәп хәл бит – айлар буе тора – әчеми!
Гомумән, уйласаң, кибеттә бер генә чын әйбер дә юк кебек: шикәренә кадәр тиешенчә шикәрле түгел. Кофе алсаң, аннан әллә нинди тәмнәр килә, укыганым бар иде: анда көл дә, имән кайрысы да, тагы әллә нәрсәләр салалар икән. Әйтсәм әйтим инде: аракысына кадәр икенче тәмдә хәзер. Элек әткәйләр кунак уздырса, өстәлдә берәр “акбаш” та ачылыр иде. “Пшеничная”, “Столичная” дип аталган аракылардан ипи исе килеп торыр иде, шул ис борында “торып калган”, чөнки кунак узгач, без, стакан төбендә калганнарын бер шешәгә җыеп, дару ясарга дип алып куя идек. Ә хәзерге аракыны ачсаң, сасы ис тарала. Берәр аракы заводы алдында элекке кебек бодай, арыш, бәрәңге белән тулы машиналар күргәнегез бармы?
...Бюджетны тулыландырырлык ризыклар булмаса да, балачактан ике товар хәтергә уелып калган. Берсе – хәлвә. Аны катыргы тартмада кайтаралар иде. Көнбагыштан эшләнелгәнлектән, аның мае чыгып, тартмага сеңә иде. Тәме турында сөйләп тә тормыйм. Шундый чын хәлвәне күпме эзләгәнем булды, тик, кибетләрдә йөз төре булса да, безнең балачак хәлвәсенең табылганы юк әле.
Икенче ризык – алма повидлосы. Хәтерлисезме, аны калай чиләктә саталар иде. Куелыгы – шаккатмалы, кашык батмый, басып тора, тәме – искиткеч! Хәзер, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, андый повидлоны табып булмый, кызганыч.
Повидло гынамы, элек кара миләш кайнатмасы, төрле джемнар сатыла иде, аларның тәме чын булыр иде.
Сыйфатсыз товарлар турында сөйләгәндә, тагы бер мәзәк тә, кызганыч та хәл искә төшә. Бер елны авылда пылау пешерәбез. Алып кайткан дөге ярмасы җитми калды да, өйдәге бер ачык каптан өстәп салдым. Моны соңлап кына күргән әнкәй: “Кызым, юкка аны салгансың, ниндидер пешми торган дөге булды ул”, диде. Чыннан да, ничә сәгать пешерсәк тә, теге ярмалар пешмәде дә, бүртмәде дә, хәтта йомшармады да! Пылавым изелеп, боткага әйләнеп бетсә дә, болары, шул килеш кала бирде. Кызганыч, аның кабын карамаганмын, кайда, нәрсәдән җитештерелгән ярма булгандыр ул? Соңрак Интернеттан укыдым, дөгегә пластиктан эшләнгән ярмалар кушалар икән. Әллә чыннан да шул сүзләр дөрес булып, пластик дөгегә юлыктым?
Майонез турында да берничә сүз әйтеп китим инде. Аның элекке тәмен хәтерлисезме? Без, авыл балалары, читкә укырга чыгып киткәч кенә таныштык ул майонез белән. Сиксәненче еллар азагында Казанда тулай торакта күрше кызым банкада майонез алып кайтты. Һич арттырып әйтмим: аның тәме май урынына ипигә ягып ашарлык иде! Хәзерге майонезлар исә тоташ уксустан гына тора. Теләсә нәрсәдән ясалгач, бозылмасын дип, уксус тутыралар, күрәсең. Әле бер ун еллар элек, Екатеринбургта мин нормаль майонезга юлыгып, ничек тәме бозылмаган, дип, бик аптыраган идем. И заман, диген, хәзер начар продуктка түгел, ялгыш-мазар сыйфатлысы килеп чыкса, аптырыйбыз. Ә быел Карачай-Черкесс Республикасында булып, кызык өчен “Черкесск” дигән майонез алып карадым. Малны күпләп караган ул якта, бәлки майонез да тәмлерәктер дип уйлаган идем, ялгышмадым да. Ул нәкъ элекке тәмендә! Кызганыч, шуннан кадәр күтәреп кайтып кына булмады.
Балалар кызганыч. Алар шушы сыйфатсыз ризыкны ашап, башканы белмәгәч, шуны нормаль дип санап үсә. Алар хәзер иттән генә ясалган котлетны да ашый алмый. Бервакыт улым миңа: “Әни, синең котлетың каты, мәктәптә йомшак”, – ди. Йомшак булмый ни, яртысына ипи тутыргач! Әле балалар бакчасына йөргән чагында ук бәрәңге измәсе турында “садиктагы кебек сыек кирәк!” дип көлдергән иде. Сәламәт бала юк, дибез. Кайдан булсын инде, сыйфатсыз ризык, химия ашап үскәч?
Әйе, кибетләрдәге товарлар, аларның сыйфаты һәм хакы турында озак сөйләшеп булыр иде. Бу темага сораулар бик күп, гәзит укучыларның да шулай ук бу темага кагылышлы әйтер сүзләре бардыр.
...Без үзебезне бүгенге яшь буынга караганда нык буын, дибез. Чыннан да, без чипсы ашап, кола эчеп түгел, ә натураль ит, май, катык ашап, порошок түгел, ә чын сөт эчеп үскән буын. Бакчада күпләп бәрәңге, кишер, кыяр, помидор үстердек, алар тирестән гайре бер химия дә күрмәде. Безнең пепси-кола ул – чөгендер, ипи куасы булды. Тәрәзә төбендә җәй айлары буена өч литрлы берничә банкада куас җитешеп утырса, кышларын мич башында чөгендер куасы булыр иде. Мунчадан чыгасың да, бер чүмеч рәхәтләндереп эчеп куясың! Сусаганны да баса, тамакны да туйдыра, гемоглобинны да күтәрә. Хәзер авыл өйләрендә куасы түгел, миче дә юк. Күрәсең, без чөгендер куасын белеп үскән соңгы буындыр.
Беркөнне балачак эчемлеген бик сагынып, бәлки, балалар да яратыр дип, куас эшләп караган идем, улым танавын гына җыерды да кибеткә спрайт артыннан чыгып китте. Башкача эшләп маташмам инде. Хуш, чөгендер куасы! Хушыгыз безнең заманның сыйфатлы продуктлары.
Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.