+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2023, 07:43

Мең газап белән - Мальдив утрауларына

Океан ярына юлланган Данир Сабировка, өйдә генә утырсаң да булыр иде, дип киңәш иткәннәр.

Мең газап белән - Мальдив утрауларына
Мең газап белән - Мальдив утрауларына

Юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән мең газаплы сәяхәт башын социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән.

«Без - 5 гаилә, балалар белән, җәмгысы 21 кеше, төрле рейслар белән кузгалдык. Әмма безгә бәхет елмаймады. Бәлки, бу – яхшыгадыр, иң мөһиме - барыбыз да исән-сау һәм сәламәт.

Минем күптәнге дустым гаиләсе белән Дубай аша очты һәм 2 тәүлеккә алданрак барып җитте. Мин алар өчен шат, иске дус ике яңасыннан яхшырак», – дип язган рейсларын көтеп көтек булган артист.

«Без Мәскәү дусларыбыз һәм аның кечкенә өч баласы булган туганнары Мәскәүдән Доху (Катар) аша очтык. Менә монысында барысы да кире килеп торды…

Самолет ватылу сәбәпле, безнең рейс тоткарланды. Без 17.00 сәгатьтә очарга тиеш идек, төнге 1гә күчерделәр, аннары 2.55, аннары иртәнге 5кә, ә аннары 6га. Без түзмәдек, йокларга дип, якындагы кунакханәгә киттек.

Ниһаять, Катарга очтык, 5 сәгать очтык. Катар авиалинияләре дөньяда иң яхшысы булып санала, рейс тоткарлану кебек хәлләр 100 процентка 1 процент туры килә, һәм без шул 1 процентка эләктек.

Катарда зур һәм матур аэропорт. 2,5 сәгать Малега (Мальдив утраулары башкаласы) очтык. Малега килеп җиткәч тә безне күңелсезлек көткән. Маледан утрауга без кечкенә самолетта очарга тиеш идек, безгә, самолет тоткарлану сәбәпле, урыннар юк, 2 сәгатьтән көймә була һәм безгә 3 сәгать чамасы утраудагы отельга йөзәсе була, диделәр. Ә Миләүшә белән Дания «диңгез чире»ннән интегә. Соңрак «ике сәгатьтән шторм, көймәдә ярамый, 6 сәгатьтән генә самолет була», диделәр.

Безгә, чираттагы самолет 6 сәгатьтән генә була, дигәч, дустым Надир 3 яшьлек улын теркәү өстәленә утыртты да, «алайса баланы үзегез карагыз», диде. Шуннан соң персонал да урысча сөйләшә башлады. Безгә ниндидер могҗиза белән кечкенә самолетта 7 урын табылды. Без кечкенә балалар белән хатыннарны җибәрдек, үзебез олылары белән калдык.

Безне ике сәгатькә якындагы отельга урнаштырдылар, без анда көймәдә ярты сәгать бардык, аннары ярты сәгать көчле дулкыннарда чайкалып кире килдек. Кичке 7дә без кечкенә самолетта утрауга очтык һәм үзебезнекеләр белән очраштык», – дип язган Данир Сабиров.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: