39 яшьлек Илдар белән командование арасында конфликт килеп чыккан һәм ул Алкинога эләккән. Аңа карата дезертирлык факты буенча җинаять эше кузгатыла. 2 августта аны суд-психиатрия экспертизасына алып китәләр, ул кача һәм, җинаять эшен туктатуны таләп итеп, граната шартлату белән яный. Радий Хәбиров белән сөйләшүдән соң, ир хокук саклау органнарына тапшырылды. Илдарны 2 айга кулга алдылар.
2021 елда иргә "өченче стадия онкология" диагнозы куелган булган. Бу хакта журналистларга Илдарның әнисе белдерде.
"Аны авыртынулар борчый башлады. Бер көнне ашыгыч ярдәм чакырттылар. Алып киттеләр, икенче көнне үк операция ясадылар. Ул шунда ук химиотерапиядән һәм инвалидлыктан баш тартты. Инвалидларны эшкә алмыйлар, диде. Табиблар аңа биш ел гомер фаразы биргәннәр, - дип сөйләгән аның әнисе.
Гаилә Илдарның контрактка кул куюын башта белмәгән. Ул вахтага барачагын әйткән, ә киткәннән соң хакыйкатьне ачкан. Сентябрьдән декабрьгә кадәр хезмәт иткән. Командирлар белән аңлашылмаучанлык килеп чыккан, тиздән аны дезертирлыкта шикләнеп, Алкинога алып килгәннәр. Вакыйга булган көнне ирне гадәти ашыгыч ярдәм машинасында психиатрия дәваханәсенә психологик-психиатрия экспертизасы (һәр җинаять тикшерүенең аерылгысыз өлеше) узу өчен алып барганнар.
Әлеге вакытта онкология белән авыручы Илдар Уфада СИЗОда тотыла, ә әнисе кан басымын төшерүче һәм тынычландыручы препаратлар куллана.