+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 август 2023, 12:24

Җанын кыйган да... "эзләп"йөргән

Хәйбулла районының Галиәхмәт авылында 17 яшьлек кызны үтерүләре турында язган идек, бактың исә балта белән чабып үтерүче аның ерак туганы булган.

Җанын кыйган да... "эзләп"йөргән
Җанын кыйган да... "эзләп"йөргән

Исегезгә төшерәбез, 9 август көнне Хәйбулла районы Галиәхмәт авылында балигъ булмаганнар компаниясе алкоголь эчкән. Барысы да тарала башлагач, 16 яшьлек Илназ 17 яшьлек Илмира Мөхәммәдиевага аны машинасында өенә кадәр озатырга тәкъдим итә. (исемнәр үзгәртелде). Юлда низаг килеп чыга, егет кызны кешесез урынга алып китә, башына балта белән суга, ул шул урында ук үлә.

Ул мәетне ташлап кача, ләкин борылганда машинага зыян китерә. Илмираны волонтерлар һәм полиция эзләгән. Аны авылдан өч километр ераклыкта көч куллану нәтиҗәсендә үлем билгеләре белән тапканнар. Янәшәдә «ВАЗ-2114» детальләре яткан. Соңрак зыян күргән машина һәм шофер табылган. 16 яшьлек егет кеше үтерүен таныган.

Туганнары Илмираның Магнитогорскта педколледжда укыганын, бер елдан соң Уфада нефть университетына укырга керергә планлаштырганын, чит илдә эшләргә хыялланганын сөйләде. 18 яшен көткән, аннары машина йөртергә нияте булган. Туганнары аны игелекле, уңган, әмма артык беркатлы һәм ышанучан дип тасвирлый. Үтерүче һәм корбан ерак туганнар булып чыга һәм балачактан ук бер-берсен белгәннәр.

- Сеңлем кайтмагач, иртәнге җидедә аны эзләргә чыктык, - дип сөйли аның икетуган апасы. - Илназга бардык. Ул ишекне ачты һәм, бернәрсә дә булмаган кебек, йоклаганын әйтте. Илмира кайда, дип сорагач, ул аны "өй янында калдырып киттем", диде. Без аны дусларыннан эзләп киттек, табалмагач, тагын Илназга килдек. Анда аның әнисе ватылган бампер өчен улын тирги иде.

Илназ волонтерлар белән бергә кызны эзләүдә актив катнаша. Аның туганнары йортында су да эчеп чыга әле. "Табылса ярар иде", - дип кабатлый. Мәет табылгач, ул берни дә белмәвен әйтә, шул исәптән машинада балтаның ничек барлыкка килүе турында да.

"Соңгы минутка кадәр барысы да аны тере килеш табарга өметләнде. Илмираның әнисенә хәзер бик начар. Без барыбыз да аның өчен бик борчылабыз, ярдәм итәргә тырышабыз, — ди аларның туганы. - Илназ гаиләсе ягыннан - тынлык, гафу үтенү юк».

Туганнары гадел һәм иң каты хөкем карарына өметләнә. Үтерүче дип шикләнелгән кеше кулга алынган.

Мәрхүмәнең әнисенә, туганнарына сабырлык телибез.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: