+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 август 2023, 08:03

Фестивальгә рәхим итегез!

19 августта Стәрлетамакта "Купец 2.0" кунакчыллык фестивале узачак.

Фестивальгә рәхим итегез!Фестивальгә рәхим итегез!
Фестивальгә рәхим итегез!

Шәһәрнең Салават Юлаев исемендәге скверы сәүдәгәрләр шәһәрчегенә әвереләчәк: анда һөнәрчеләрнең зур ярминкәсе ачылачак, ХIХ гасыр рецептлары буенча ризыклар әзерләячәкләр, хороводлар булачак һәм VR-технологияләр ярдәмендә үткәнгә экскурсияләр оештырачаклар.

Фестиваль мәйданчыгы берничә тематик зонага бүленәчәк. Кунаклар сәүдәгәрлек чорына чумачак, шәһәр тарихын өйрәнәчәк, зур ярминкәдә булачак, халык һәм классик музыканы тыңлаячак, уникаль рецептлар буенча әзерләнгән тәмле ризыкларны татыячак.

Быел фестивальне оештыручылар бәйрәм кунаклары өчен «Туристик зона» дип аталган яңа мәйданчык әзерли.

Кызыклы туристик проектлар һәм маршрутлар «Торатау» геопаркы, «Башкортостан» милли паркы, «Куштау» тау чаңгысы комплексы, турфирмалар, Урыс география җәмгыяте, SUP серфинг, «Олимп» турклубы, Стәрлетамак шәһәренең Спорт туризмы федерациясе, өстәмә белем бирү учреждениеләре, балалар һәм яшүсмерләр туризмы станциясе һәм экскурсияләр тәкъдим итәчәк.

Мәйданчык үзендә төрле активлыкларны берләштерә: алар - мәдәният һәм туризм өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең мавыктыргыч лекцияләре һәм презентацияләре, осталык дәресләре, учак янында гитара белән җырлап утырулар, виртуаль киңлектә тау чаңгыларында йөрү мөмкинлеге, ретро-автомобильләр, туристик инвентарь күргәзмәләре, урындагы осталарның кулдан эшләнгән товарлар маркеты.

Фестивальгә рәхим итегез!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас