

Кичә Уфада Русия Эчке эшләр министрлыгының 8нче полиция бүлегенә Сипайлово бистәсендәге йортларның берсендә пневматик коралдан ату тавышына охшаш тавышлар ишетелүе турында хәбәр килгән.
Вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәрләре балконнан ату тавышлары ишетелгән фатирны тапканнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, вакыйгага 15 яшьлек яшүсмер катнашлыгы барлыгы ачыкланган, ул рөхсәтсез әтисенең пневматик пистолетын алган.
Пневматик корал тартып алынган һәм экспертизага җибәрелгән. Тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
«Честно говоря» телеграм-каналындагы хәбәрдән күренгәнчә, балигъ булмаган бала балалар бакчасына ату оештырган. Күршеләр видеоның бер өлешен яздырган, анда ату тавышлары ачык ишетелә. Атучы үзенең бу гамәлен аңа күңелсез булып китүе белән аңлата, дип әйтелә пабликта.
Коралны тиешенчә сакламаган әтисенә дә, малайның үзенә дә "күңелле" көннәр башлангандыр дип ышанасы килә.