+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2023, 09:33

13 яшьлек малай биш яшьлек баланы бәрдергән

Аннары базга төшеп качкан. Ә сабый?

13 яшьлек малай биш яшьлек баланы бәрдергән
13 яшьлек малай биш яшьлек баланы бәрдергән

Бу хәл Кырмаскалы районының Колыш авылында булган. 13 яшьлек малай Җиңү урамында мопедта барганда биш яшьлек баланы бәрдерә, аннары качып китә.

Бала авыр җәрәхәтләр ала, аны дәваханәгә алып китәләр. Мопедчы куркып, дустының өендәге базга яшеренгәнлеге билгеле. Соңрак ул юлда барганда ике баланы очратуын сөйләгән.

"Малайларның берсе миңа табан йөгерде. Мин бәрелешүдән качар өчен бераз уңга борылдым, ләкин ул барыбер мопедка килеп бәрелде. Мин тукталырга теләдем, ләкин дустым янына киттем. Без мопедны яшердек, мин үзем яшерендем. Әти белән әни мопедта йөрергә рөхсәт итми", - диде юл-транспорт һәлакәтендә гаепле үсмер.

Мопедчының әнисенә карата протокол төзелгән. Балаларны тиешенчә тәрбияләмәү турындагы эш материаллары балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: