+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 август 2023, 15:30

Өч малай бер бабайны коткарган

Пенсионер берничә атна элек югалган булган.

Өч малай бер бабайны коткарганӨч малай бер бабайны коткарган
Өч малай бер бабайны коткарган
Уфадагы 24нче мәктәпнең өч укучысы Артур, Ренат һәм Владимир ярдәмендә 70 яшьлек пенсионер исән-имин өенә кайткан. Олы кеше берничә атна элек юкка чыккан булган. Үсмерләр аны урамда көчсез хәлдә күреп ала, дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов.

Элек малайлар бабайның югалуын ишеткән булган, ориентировканы күргәннәр һәм шунда ук күрсәтелгән телефон номерына шалтыратканнар. Алар бабайга су эчергән.

- Үз гамәлләре белән үсмерләр кеше гомерен саклап калды, - ди Ирек Сәгыйтов. - Малайларга битараф булмаганнары һәм актив гражданлык позицияләре өчен, шулай ук ата-аналарына искиткеч уллар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас