Аллаһы Тәгаләнең мөбарәк йорты үз тырышлыгыбыз белән махсус проект буенча ифрат матур итеп төзелде. Безнең шәһәребез тагын да бер изге Ислам учреждениесенә баеды. Яңа мәчет Стәрлетамакның гына түгел, республиканың да матур бизәге булачагына шикләнмим! Аллаһы Тәгалә безгә анда беренче җомга намазы, Корбан, Ураза гаетләре үткәрү бәхетен бирде инде, ә тиздән анда биш тапкыр азан яңгыраячак.
“Мөхәммәтсәлим” мәчете – Стәрлетамак шәһәреннән шәхси эшкуар Салават Мидхәт улы Яппаровның хезмәт җимеше. Иртә әтисез калган Салават Мидхәт улы өч баланы берүзе үстергән әнисенең таянычы һәм ярдәмчесе була. Салаватның остазы булган бабасы Әһлиуллин Мөхәммәтсәлим Зариф улы дини кеше була (яңа мәчет аның исемен йөртә). Нәкъ менә бабасы авызыннан Салават: “Һәр кеше үзе артыннан яхшы эш калдырырга тиеш”, – дигән үгет-нәсыйхәт сүзләрен ишетеп үскән. Хәдисләрнең берсендә болай дип әйтелә: “Кеше үлгәч, аның барлык гамәлләре туктатыла, өч гамәлдән тыш: өзлексез хәйрия (сәдака); кешеләр файдалана алган белемнәр; Аллаһка ялварып дога кылучы тәкъва балалар”. Бабасы Мөхәммәтсәлим Зариф улы ярдәмендә Салават хак Ислам юлына баса да инде. Спортчы буларак, ул бөтен гомерен балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерүгә багышлый. Үз-үзеңне җиңүне, максатчан кеше булуны дин дә, спорт та хуплый. Нәкъ шушы сыйфатлар Салават Мидхәт улына мәчет төзелешендә ярдәм итә.
Мәчетнең нигезе 2011 елда салынган, әмма төзелешнең рәсми башлану датасы 2012 елның 23 мае санала. Бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан имам-хатыйб Габдрәшит Хәмит улы Әһлиуллин укыган догадан соң аның нигезе салына башлый. 2015 елда мәчет янындагы территориядә беренче тапкыр мөселман бәйрәмнәре белән беррәттән, спорт ярышлары да уздырыла. Шул ук елда паркка нигез
салына, бу эш белән волонтерлар шөгыльләнә. 2018 елга кадәр нигез салынып, биналар комплексы диварлары төзелә, манара һәм гөмбәз урнаштырыла. Беренче көннәрдән үк төзелештә Рәилә Тәбабилова (Стәрлетамак шәһәренең элекке нотариусы) зур финанс һәм оештыру ярдәме күрсәтә. 2018 елда проектның партнеры булып “Риком” компанияләр төркеме җитәкчесе Ринат Райманов килеп кушыла. Аның һәм башка инвесторлар ярдәмендә “Мөхәммәтсәлим” мәчетендә инженерлык челтәрләре, фасад төзелә, тәрәзәләр, эчке челтәрләр, бизәкләр, тавыш һәм яктылык җиһазлары, мебель урнаштырыла, территория төзекләндерелә һәм парк барлыкка килә.
Якташларны изге Аллаһ йортына чакырып калабыз!
“Мөхәммәтсәлим” мәчете хакимияте.