+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 август 2023, 06:33

1 сентябрьдән пенсияләр арта

Элек аларга 7567,3 сум түләсәләр, хәзер ул 15134,6 сум булачак.

1 сентябрьдән пенсияләр арта1 сентябрьдән пенсияләр арта
1 сентябрьдән пенсияләр арта

Русиядә яшәүчеләрнең кайбер категорияләренә керүчеләрнең сентябрьдә пенсияләрен индексациялиләр. Бу турыда Г. В. Плеханов исемендәге Русия Икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова аңлатма бирә.

🔊Сүз августта хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган хезмәткәрләр, шул ук вакытта инвалидлык группасы бирелгәннәр, шулай ук сентябрьдә 80 яшь тулганнар турында бара.

🔊Профессор сүзләренчә, соңгылары өчен теркәлгән акча ике тапкыр арта. Элек аларга 7567,3 сум түләсәләр, хәзер ул 15134,6 сум булачак.

🔊«Әмма акча октябрьдән дә иртә түләнми, ә 80 яшь сентябрь ахырында тулса, арттырылган пенсия, мөгаен, ноябрьдә үк киләчәк», - диде Финогенова.

🔊Августта пенсиягә чыгучыларга акча берничә айдан соң күчәргә мөмкин. Сентябрьдә инвалидлык группасы билгеләнсә, пенсия октябрьдә киләчәк, дип өстәде белгеч.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас