

“Бәхеткә, ул махсус хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән. Алар уфалы аңлаткан урынга ашыгыч килеп җиткән. Коткаручылар, ирне табып алып, катерга утыртканнар. Ир юешләнгән һәм бик өшегән, шуңа коткаручылар аны өенә үк илтеп куйганнар”, – диделәр ведомствода.
Уфаның гражданнарны яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, махсус хезмәтләргә Нижегородкадагы Агыйдел пляжыннан агым буенча 300 метр чамасы түбәнрәк бер ирнең батып үлүе турында хәбәр килә.
Батып үлгән ирнең улы сүзләренчә, әтисе тирәнгә үк йөзеп кергән һәм күздән югалган. Вакыйга урынына эзләү-коткару отряды водолазлары җибәрелгән. Ике сәгать дәвамында эзләүләрдән соң 1974 елгы ирнең гәүдәсен судан чыгарганнар.
Фаҗига теркәлгән урын су керү өчен җиһазландырылмаган, анда су коену тыелуы турында махсус билге урнаштырылган.
Дим елгасында ике ирнең югалуы турында хәбәр иткән идек. Якынча мәгълүмат буенча, ике дус киемнәрен ярда калдыра һәм исерек хәлдә су керәләр.
“Бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган. Монда су керү тыела дигән аншлаг тора. Ләкин ул язу да ирләрне туктатмаган. Әле аларның шәхесе ачыкланды: берсенә – 32, икенчесенә 33 яшь булган”, – ди бу хәл белән якыннан таныш кеше.
10 август иртәсендә водолазлар батып үлгән ирләрнең мәетләрен әлеге урыннан берничә километр читтә тапкан. Туганнары аларны таныган.
22 яшьлек егет 14 августта Уфа районының Жуково авылы янындагы күлдә батып үлгән, дип хәбәр иттеләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: бу урын да су коену өчен җиһазландырылмаган.
Ведомствода республика халкын коткаручылар дежур торган, су коену өчен җиһазландырылган пляжларны гына сайлауларын сорыйлар.