+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 август 2023, 06:05

Полк имамы Хәмзә хәзрәт: "Сугышчылар һәм аларның гаиләләре өчен дога кылабыз"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алгы сызыктагы руханиларыбызның рухи көче һәм ныклы ышанычы алдында баш июе һәм горурлануы турында белдерде. Фронтта изге бурычны үтәү ничегрәк булуы турында "Вести.Интервью" программасында полк имамы Хәмзә хәзрәт сөйләде.

Полк имамы Хәмзә хәзрәт: "Сугышчылар һәм аларның гаиләләре өчен дога кылабыз"Полк имамы Хәмзә хәзрәт: "Сугышчылар һәм аларның гаиләләре өчен дога кылабыз"
Полк имамы Хәмзә хәзрәт: "Сугышчылар һәм аларның гаиләләре өчен дога кылабыз"

"Ел дәвамында без батюшка Виктор белән бергә СВО зонасындабыз, фронт линиясе буйлап йөрибез, бергә эшлибез һәм бер вагонда, яки блиндажда яшибез, - дип сөйли имам. - Догалар укыйбыз, сугышчыларга әхлакый, рухи һәм психологик ярдәм күрсәтәбез. Безнең корал - изге китап, мөселманнарда - Коръән, христианнарда - Библия. Аның ярдәме белән без сугышчыларның аңнарына әйтәсе сүзләрне җиткерергә, курыкмасын өчен аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Кеше белән ни генә булмасын – барысы да Аллаһ кушуы буенча".

Төрле конфессияләр вәкиле арасында бернинди каршылыклар юк.

"Аллаһ бер, ул төрле диннәрдә төрле исемнәр йөртә, - ди мөселман рухание. - Динле кеше өчен дөньяда барган хәлләр аңлаешлы була һәм үзенең әһәмиятенә ия. Мәсәлән, үлем - һәр кеше өчен яшәү нәтиҗәсе. Мөселман Аллаһка, аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, изге язмаларына һәм тәкъдиргә дә ышана. Язмыш - Аллаһтан, һәм үлемнән соң терелү бар, бу - хакыйкать. Кеше үзенә тиешле язмышны кабул итәргә тиеш".

Хәмзә хәзрәт Аллаһ Тәгалә кешегә күтәрә алмаслык авыр сынаулар җибәрмәвен искәртә. "Җирдә яшәүче һәр кеше сынаулар уза һәм аларны сабырлык белән үтәргә кирәк", - ди ул.

Имам белдергәнчә, алгы линиядә дә күңелен кайвакыт курку алган сугышчылар бар.

"Үзе өчен түгел, ә үлгән очракта үз гаиләсе өчен, - дип аңлата ул. - Алар, нигездә, үзләре өчен түгел, ә туганнары, әниләре, балалары, хатыннары өчен борчыла. Бу очракта без дога кылабыз, Аллаһтан сорыйбыз. Батюшка Виктор псалом укый, ә мин - намаз. Һәм, беләсезме, бу ярдәм итә. Без һәрвакыт аларга әйтәбез: нәкъ менә сугыш хәрәкәтләре зонасында булган хәлдә Аллаһка мөмкин кадәр якынаерга кирәк. Ул кешегә гомер бирде, ул аны тартып та ала. Тик Аллаһ ярдәм итә, исән калдыра һәм өйгә кайтара".

Полк имамы Хафизов, руханилар да кайчакта курка, ди. Узган елда алар Каховка ГЭСын узганнар, ә бераздан аның плотинасын шартлатканнар. Ә ул чагында ике километр чамасы юлны дөм-караңгыда якты фараларсыз һәм бомбага тоту астында узарга кирәк булган. "Менә бу куркыныч иде - бомбага тоту үзе түгел, әгәр мин батальонга барып җитмәсәм, бер генә дога укымаган булсам, аяныч һәм куркыныч булыр иде”, - ди имам. 

Бервакыт, дип искә төшерә ул, руханилар Херсон өлкәсендә утка тотуга эләккән һәм чокырда куркыныч мизгелләр кичерергә мәҗбүр булганнар. Батюшка Викторга, бронежилет һәм каска булуга карамастан, снаряд кыйпылчыгы эләккән. Ул вакытта бу беренче шундый тәҗрибә була, ләкин хәзер инде руханилар позицияләрдә үз кеше, кайчан үзебезнең артиллерия эшләвен, кайчан дошманнар атуын белеп торалар. Һәм, әлбәттә, аларга инде ул беренче тапкырдагы кебек куркыныч түгел.

“Без Аллаһыга рәхмәтле, көндез дә, төнлә дә сугышчылар, аларның гаиләләре һәм якыннары өчен дога кылабыз, - ди Хәмзә хәзрәт. - Сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә республика Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән ярдәм итә. Ул бу турыда гел әйтә. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, СВО зонасына еш килә, квартал саен шунда була. Чираттагы полкны озатканда һәрвакыт гаиләләренә ярдәм итәргә вәгъдә итә, һәм сугышчылар моны белә”.

Имам сүзләренчә, Радий Хәбиров, хәрби хәрәкәтләр зонасына килеп, үзен зур куркыныч астына куя. Әгәр дә дошман разведкасы төбәк Башлыгының анда булуын белсә, ул ату вакытында төп мишень булачак, дип саный ул. ”Ләкин Радий Хәбировның килүе сугышчылар өчен бик зур мәгънәгә ия. Медаль, орден, яки грамота, яки исемле бүләк белән бүләкләү өчен килеп, ул үз гомерен куркыныч астына куя. Безнең сугышчылар өчен бу - шулай ук әхлакый ярдәм".

Фото: gtrk.tv

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас