+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 август 2023, 04:51

Бу - Евгений Пригожинның шәхси самолеты булган

Анда һәлак булучыларның 10 кешедән торган исемлегендә "Вагнер" шәхси хәрби компаниясен оештыручысы үзе дә булган, диләр.

Бу - Евгений Пригожинның шәхси самолеты булганБу - Евгений Пригожинның шәхси самолеты булган
Бу - Евгений Пригожинның шәхси самолеты булган

Тверь өлкәсендә Embraer Legacy шәхси самолеты һәлакәткә тарыган. Джет бортында 10 кеше булган. Readovka басмасы чыганагы мәгълүматлары буенча, шәхси борт – эшкуар Евгений Пригожинныкы. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычта булган 10 кешенең дә һәлак булуын хәбәр итә.

Һәлакәт Бологовский районының Куженкино авылы янында булган. Һәлакәт турында беренче хәбәрләр кичә Мәскәү вакыты белән 19:20 тирәсендә билгеле була, әмма һәлакәт үзе 18.20 сәгатьтә булган, диләр.

Шәхси самолет Мәскәү - Санкт - Петербург рейсын башкарган. FlightRadar сервисы мәгълүматлары буенча, бортның очышы кинәт өзелгән, радарлар аны күрми башлаган. Һәлакәт турында хәбәрләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында расланган, әмма төбәк властьлары әлегә бу вакыйгага карата комментарийлар бирми. Җимерелгән Embraer Legacy пассажирлары арасында Евгений Пригожин да булган, диләр.

Эшкуар, гадәттә, башка самолетлардан файдаланган, дип фаразлана, әмма һәлакәт вакытында нәкъ менә шушы бортта булган, имеш. Һәлакәткә тарыган самолет пассажирлары арасында тагын кем булганлыгы билгесез. Пригожинның очкыч бортында булуы "Росавиация"дә рәсми рәвештә расланган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас