+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 август 2023, 17:00

Тәүдә – эш, аннан соң – күңел ачу

Урзайбашлылар, төзекләндерү эшләрен тәмамлаганнан соң, бәйрәмгә җыелды.

Тәүдә – эш, аннан соң – күңел ачуТәүдә – эш, аннан соң – күңел ачу
Тәүдә – эш, аннан соң – күңел ачу

Соңгы елларда авылларда җәмәгатьчелек активлыгы күтәрелү сизелә. Иң беренче чиратта, бу урам һәм тоташ авыл бәйрәмнәре оештыруга, “Атайсал” проекты кысаларында колач­лы төзекләндерү эшләренә, күренекле шәхесләрне хөрмәтләүгә һәм шуның ише башка чараларга кагыла. Әйтергә кирәк, бу бөтенләй яңа күренеш, чөнки әлеге матур башлангычлар белән урындагы хакимият түгел, ә тоташ авыл халкы чыга, ә аны тормышка ашыруга исә төбәк активистлары алына. Шунысы үзенчәлекле, аерым очракларда бу хакта урындагы власть әһелләре белми дә кала, кагыйдә буларак, аларга чара буласы көн алдыннан гына рәсми рәвештә хәбәр ителә. Әмма монысының инде артык әһәмияте дә юк, чөнки халыктан чыккан башлангыч тоташ авылдагы олы проблеманы хәл итә алуы белән кыйммәтле.

Бүздәк районының Урзайбаш авылында күптән түгел оештырылган авылдашлар бәйрәме дә моңа анык мисал. Бу авыл төбәктә иң борынгылардан санала. Минзәлә өязеннән күченеп килгән бер төркем типтәрләр, ул чордагы кануннарга ярашлы, 1739 елның 25 июлендә төзелгән рәсми язма буенча бу төбәккә башкорт вотчинниклары тарафыннан кертелә. Урзайбаш типтәр­ләре тиз арада ишәя, мәсәлән, 1795 елгы рәсми чыганактан күренүенчә, Урзайбашта 6 ихатада 30 башкорт теркәлгән, ә 49 йортта ир һәм хатын-кыз җенесеннән 257 типтәр яшәве мәгълүм. 1917 елгы җанисәп мәгълү­матлары буенча биредә гомер кичерүче типтәрләр­нең саны 2200дән арта, Совет чорында да авыл халыкның ишлелеге белән аерылып тора.
Урзайбашның югары очындагы зират мәйданының шактый зураюы да шуңа бәйле. Әйтергә кирәк, әлеге чарага да күпмедер дәрәҗәдә авыл зираты сәбәпче булды. Эш шунда: соңгы чорда аның рәшәткәләре нык искерә, шул сәбәпле, зират та ташландык хәлгә килеп, ямьсез төс ала. Койманы алыштыру турында матди ярдәм сорап Урзайбаш авылына караган Арслан авыл биләмәсе хаки­миятенә мөрәҗәгать итсәләр дә, моның анык нәтиҗәсе булмый. Шуңа да мәсьәләне хәл итүгә авыл халкы быел үзе алына: акча җыеп, авыл зиратын профнастил белән коймалап алу максаты куела. Җыелышта 9 кешедән торган оештыру комитеты төзелә, тиешле вәкаләтләр бирелеп, аның җитәкчесе итеп авылның абруйлы шәхесе Роберт Зиннәтуллин сайлана.
Элек биредәге “Урзай” совхозында баш агроном, бүлекчә җитәкчесе буларак бай тәҗрибә туплаган Роберт Фәнил улы үзен оста оештыручы сыйфатында таныта. Әзерлек эшләре июль уртасында башлана. Авылдашлардан матди ярдәм җыю максатында, аерым төркем төзелә, бу эшне авыл мәдәният йортының мәдәни оештыручысы Лена Гыймалетдинова җитәкли, аңа Зилә Зиннәтуллина, Гөлшат Миңнебева, Динә Төхвәтшина ярдәмләшә.
– Безнең тәкъдимне якташлар, чын мәгънәсендә, күтәреп алды, – ди Лена Рәзиф кызы. – Матди ярдәм күрсәтүдә без мөрәҗәгать иткән барча авылдашлар катнашты, хәтта безнең авылга катнашы булмаганнар да акча күчерде. Ә төп спонсор булып авылның күренекле малтабары Роберт Зиннәтуллин чыгыш ясады.
Төзелеш материалы сатып алуга акча туплануны көтеп тә тормастан, июль уртасында зиратны төзеклән­дерү буенча өмәләр башлана. Халык анда бик тә актив катнаша, аерым көннәрдә ярдәм­челәр саны 40 кешедән арта, шулай итеп, тиз арада койма баганалары утыртыла. Авылда һөнәр ияләре бихисап. Эретеп ябыштыру эшләрен Динар Вәлиуллин, Рим Зиннәтуллин, Айдар Миңнебаев, Рамил Усманов, Рәсим Садыйков, Радик Хәйруллин кебек осталар тиз арада башкарып чыга. Халыкның уңганлыгына исең китәр – 31 июльгә гомум озынлыгы 450 метр тәшкил иткән койма корылып та бетә. Моңа өстәп, зират янәшәсендә кирәк-яраклар саклау өчен җыйнак кына бина, зиратка керү өчен ике яклап капкалар да эшләнә, бәдрәф куела.
Рәсми рәвештә “Саумысыз, авылдашлар!” исемен алган бәйрәмнең авыл зиратын төзекләндерүгә багышлануы да табигый. Бу җәһәттән шуны да билгелисе килә: Урзайбаш халкы фидакарь хезмәт белән бергә, күңелле, шул ук вакытта, фәһемле һәм мәгънәле итеп ял итә дә белә. Атап әйткәндә, авыл бәйрәме Арслан авылы мәчете мулласы Рамил хәзрәт Азаматовның азан әйтүеннән башланды. Аннары инде якташларны тәбрикләү өчен сүз төзек­ләндерү эш­ләрен оештыручы, чараның матди иганәчесе Роберт Зиннәтуллинга бирелде. Чыгышында ул зиратны төзеклән­дерүдә зур хезмәт салганнарны исемләп санап чыгып, аларга тырышлыклары өчен олы рәхмәтен белдерде. Әйткәндәй, Арслан авыл биләмәсе хакимияте белгече Ирина Зиннәтуллина да чарада катнашучыларга хакимиятнең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Мәдәният йорты хезмәткәре Лена Гыймалетдинова авыл бәйрәмен бизәүгә зур өлеш кертте. Атап әйткәндә, чарада авылның күп кенә күренекле шәхесләре олыланды. Иң беренче булып авылның юбилярларына кадер-хөрмәт күрсә­телде. Урзайбашның иң абруйлы кешеләре, гомерләрен мәгарифкә багышлаган педагоглар Әкълимә һәм Рәүхәт Халиков­ларның “алтын туй”лары уңаеннан аларга бүләкләр тапшырылды. Янә дә Рәйсә һәм Тәлгать Зари­повларның бергә гомер итүләренә 50 ел тулу да билгеләнде. Тоташ алганда, 12 пар юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ялгыз калып, тол тормышта күп бала тәрбияләп үстергән Гөлшат Әбүзарова, Нәсимә Габдрахмановалар шулай ук махсус бүләккә лаек булды. Авыл бәйрәме уңаеннан гаиләләр арасында үткәрелгән кон­курсларның нәтиҗәләре игълан ителеп, җиңүчеләр шулай ук бүләкләр алды. Алар арасыннан “Чәчкәләр” бәйгесе җиңүчесе итеп элекке укытучы Әкълимә Халикова танылды.
Урзайбаш авыл бәйрәмен музыкаль яктан бизәүне үз өстенә Илсур Гыйльфанов җитәкчелек иткән Бүздәк мәдәният сарае алды. Йөкләтелгән бурычны намус белән үтәде район үзәгенең сәнгать осталары. Чара аларның чыгышлары белән чиратлашып барды, авыл бәйрәме җыр-моң, биюләр белән кабатланмас бизәк­ләрдә балкыды.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас