

Патриотик тәрбия максатында, илебезнең күп төбәкләрендә Әфган сугышы яугирләре хөрмәтенә хәрби-дан объектлары – һәйкәлләр һәм обелисклар куелган. 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфган-станнан тулысынча чыгарылып, Русиядә “Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көне” кертелү белән башланды бу изге гамәл. Локаль бәрелешләрдә ил азатлыгы өчен башын салган яугирләр исеме белән аталган урамнарга алар истәлегенә стелалар да урнаштырылды.
Благовар районының Языково авылында әфганчы-яугирләргә багышланган мондый хәрби-дан объектлары икәү. Аларның берсе Василий Бондаренко истәлегенә аның исеме белән йөртелгән урамда куелган, икенчесе – “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе яшәгән Илдар Хәсәнов урамының юл чатында.
Әфганчы яугирләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдә Благовар хәрби комиссариатының элекке хезмәткәре, үзе дә Әфган сугышында ике тапкыр булып кайткан дустым Александр Панаринның тырышлыгын билгелисе килә. Нәкъ менә аның башлангычы белән үткән гасырның 80нче еллары ахырында район үзәгендәге яңа урамнарга Домбровка һәм Узыбаш авылларында туып-үскән Василий Бондаренко һәм Илдар Хәсәновның исемнәре бирелде. Аннары Александр Павлович 90нчы еллар башында төбәктәге әфганчы ветераннарны туплап, яшьли һәлак булган яугирләргә стелалар булдыруга иреште. Ни аяныч, Әфганстан сугышы батыры Александр Панарин безнең арада күптән юк, әмма аның игелекле гамәлләре бүген дә якташлары күңелендә якты истәлек булып саклана.
Әфганчы яугирләргә багышланган стелалар бер үк чорда төзелде. Тәүге мәлләрдә алар шактый җыйнак иде, аннары билә-мәләр төзекләндерелеп, мәйданнар плитәләр белән бизәлде.
Аларны ачу тантаналары күп халык катнашлыгында гаять зур патриотик рухта үткәне бүген дә хәтердә. Шуңа бәйле, хәрби-дан урыннары рәвешен алган стелалар алдагы елларда да даими төзекләндерелеп, чисталык һәм пөхтәлектә тотылачагына ышандык. Ни аяныч, алай булып чыкмады. Бу, иң беренче чиратта, батыр яугир Василий Бондаренко урамындагы стелага кагыла. Аңа якын гына урында коммуналь калдыклар җыю контейнерлары урнаштырылган, шуңа да ташланган чүп кайчак мәйданчыкны биләп ала. Әйтергә кирәк, стелага якын кибетләргә йөрүчеләр дә чисталыкны гел генә сакламый. Объект янәшәсен хуҗасыз басу били, биредә исә котырып чүп үләннәре үсә. Районның коммуналь хуҗалыгы тарафыннан бернинди чаралар күрелмәве дә бик аяныч. Бу уңайдан төбәкнең Хәрби туганлык оешмаларының, әфганчы ветераннарның битарафлыгын да билгеләп үтик. Әлеге проблеманы бөтен кискенлеге белән “Благовар хәбәрләре” гәзитендә журналист Айсылу Хәсәнова күтәреп чыкканнан соң гына стела янәшәсендә тәртип урнаштыру буенча эшлекле чаралар күрелде. Киләчәктә мондый хәлнең кабатланмасына ышанасы килә.
Ә менә Илдар Хәсәнов урамындагы стеланың ел әйләнәсенә үрнәкле тотылуына монда яшәүчеләр үзебез шаһит. Илдар 1961 елда туган, 1979 елның язында СССРның Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. Әфганстанга совет гаскәрләре составында 1980 елның гыйнварында керә, шул ук елның 1 июлендә батырларча һәлак була, туган авылы зиратында җирләнгән.
Әйткәндәй, батыр әфганчының әтисе Мәрван Сәрвәретдин улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. Район тарихына багышланган “Благовар ягы: еллар һәм кешеләр” китабының данлыклы яугирләр исемлегендә ата белән улы янәшә язылган.
Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик – Бөек Ватан сугышына алынганчы “Кызыл таң” гәзитендә Благовар районының Узыбаш авылында 1911 елда туган Миңнехан Хәсәновның да эшләп алуы теркәлгән. Ул Мәрван Хәсәнов белән якын туган булып чыга. Улының исеме Языковода төзелә башлаган яңа урамга бирелгәч, Мәрван Хәсәновның Благовар район Советы башкарма комитеты рәисе янына барып, шәхси торак өчен участок алуга гариза язуы мәгълүм. Әйтергә кирәк, сугыш ветеранының үтенече канәгатьләндерелә, бу участокта аның кызы Илзидә Мәрван кызы җәмәгате Илдар Карачурин белән йорт төзеп керделәр.
Языковода озак еллар дәвамында Илдарның абыйсы Әнәс Мәрван улы да җәмәгате Зөһрә Зөлфәт кызы белән гомер кичерә, алар туганнары исемен йөрткән урамга якын гына яши. Туганнарының һәйкәле турында көндәлек хәстәрлекләрне үз өстенә менә шушы ике гаилә алган. Һич авырсынмыйча башкаралар алар әлеге игелекле гамәлне, стела янын җәен дә, кышын да үрнәкле итеп карап тоталар. Аларның туганлык хисләренә, чын мәгънәсендә, сокланырлык. Истәлекле даталар уңаеннан, хәрби бәйрәмнәрдә үткәрелгән митингларда да Хәсәновлар туганнарының рухын олылап, яугиргә кадер-хөрмәт күрсәтә.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.