+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 август 2023, 05:15

Уфа янында зур агропарк төзелә!

Ул республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүче иң эре логистик үзәк булачак.

Уфа янында зур агропарк төзелә!Уфа янында зур агропарк төзелә!
Уфа янында зур агропарк төзелә!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эчке сәүдәне үстерү департаменты директоры Никита Кузнецов һәм “Таврос” компанияләр төркеменең генеральный директоры урынбасары Ринат Зәйнуллин Уфа районында “Таврос Агропарк” эре логистик үзәге төзелешенә беренче нигез ташын салу тантанасында катнаштылар.

– Бүген – бик мөһим көн. Без бу проектны берничә ел әзерләдек. Аның төп максаты – Башкортстанда эре азык-төлек логистика комплекслары челтәрен булдыру. Асылда, бу – шундый флагманнарның берсе. Бу җәһәттән соңгы берничә елда безнең белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән “Таврос” компанияләр төркеменә рәхмәт белдерәм, – диде Радий Хәбиров.

Яңа агропарк эшли башлаганнан соң, Уфа һәм республика халкы азык-төлек, ярымфабрикатларның һәм эшкәртү производстволары өчен чималның киң ассортиментын арзанрак бәягә сатып алу мөмкинлегенә ия булачак. Монда, шулай ук, гастрономия ярминкәсе дә эшләячәк, дип фаразлана.
Булачак “Таврос Агропарк” комплексы 300 гектар мәйданда урнашачак. Киләчәктә проект 1,5 мең яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Мәйданчыкны үстерүгә гомум акча салулар күләме – 25 миллиард сум.

Тантанада катнашучылар киләчәк агропарк хезмәткәрләренә һәм республика халкына теләкләр язылган символик “вакыт капсуласы”н салдылар. Төзелеш 3 ел дәвам итәчәк һәм 2026 елда тәмамланачак.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, “Таврос” компаниясенең генеральный директоры урынбасары Ринат Зәйнуллин Башкортстан территориясендә гамәлгә ашырылучы проектлар турында җиткерде.


– Соңгы өч елда “Таврос” төркеменә кергән “Башкортстан ит компаниясе” һәм “Урал ит компаниясе” Бәләбәй һәм Әлшәй районнарында 3 терлекчелек мәйданчыгы төзеде. Моннан тыш, без Чишмә шикәр заводында технологик җиһазларны 80 процентка диярлек яңарттык. Благовар һәм Чишмә районнарында 2 ашлык киптерү комплексы төзедек. Инвестицияләрнең гомум күләме – 10 миллиард сумнан артты. Башкортстан җитәкчелегенә инвесторлар өчен булдырылган ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Ринат Зәйнуллин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас