Җырчы бу хакта болай яза:
«Дуслар, мошенниклар минем ватсапка кереп, барлык контактларыма смс юллаган. Бик күп банкларга микрозайм, кредит алу өчен гариза җибәрергә өлгергәннәр. Тиз арада элемтә операторы салонына барып, мошенникларның компьютер аша эшләгәннәрен табып, аларны аердым. Ләкин бик күпләр акча җибәрергә өлгергән. Зинһар, сак булыгыз!»
Акча сораган кеше белән сөйләшеп тә алырга була да бит...