+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 август 2023, 04:10

Балтачта туган, улы белән Мисырда һәлак булган

Гаиләгә коточкыч фаҗига килгән.

Балтачта туган, улы белән Мисырда һәлак булганБалтачта туган, улы белән Мисырда һәлак булган
Балтачта туган, улы белән Мисырда һәлак булган

38 яшьлек Ирина Иске Балтач авылыннан, әмма ире һәм балалары белән күрше Татарстанда яши. 9, 6 һәм 3 яшьлек уллары белән бергә Мисырга акча эшләргә киткән ире янына оча.

Авыл халкы сөйләвенчә, гаилә "кыргый" пляжда су коена. Шунда гаилә башлыгы һәм өлкән улы бата башлыйлар. Ирне якында гына йөзеп йөргән спортчы коткара, ә Ирина улы артыннан суга ташлана. Кечкенә ике бала яр буенда кала. Ирина һәм 9 яшьлек малай гаиләсен судан чыгарырга тырышкан кеше белән бергә батып үләләр.

Туганнары мәетләрне Русиягә алып кайту һәм җирләү өчен акча җыйган. Аларны 26 августта Иске Балтачта җирләгәннәр.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас