

Башкортстанның урман фонды – 56,3 миллион гектар, ягъни республика территориясенең 38 проценты (республикада һәркемгә 1,5 гектарга якын урман туры килә). Урманнардагы агач запасы – 708 миллион кубометр. Урманнар – планетаның үпкәсе, диләр, чөнки агачлар атмосфераны углекислоталы газлардан чистарта, кислород составын баета. Ләкин урманнар үзләре дә кеше ярдәменә, яклауга, саклауга мохтаҗ.
Илеш районының урман фонды 30755 гектар тәшкил итә һәм ул даими яңартылып тора. Район урманчылык предприятиесе директоры, Башкортстанның атказанган урманчысы Фидрат Якупов бу уңайдан болай ди:
– Урман – бәяләп бетергесез байлыгыбыз. Ул үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә. Урман агач һәм муллык чыганагы гына түгел, ул – тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә. Теләсә кайсы урман хуҗалыгында урман үстерү, аны тергезү – иң әһәмиятле бурычларның берсе. Бу урман эшчеләренең иң изге максаты да. Киләчәк буынга яңа урманнар, еракларга сузылган яшел массивлар утыртып калдыру мактаулы эш ул. Бер дә юкка гына борынгылар: “Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән”, – димәгән.
Урман үстерү, аны саклау – ифрат мәшәкатьле эш. Илеш урман хуҗалыгы агач үсентеләрен тулысынча үзенең Үрмәт һәм Кәңгеш авылларындагы (Илеш урманчылары Дүртөйле районы терри-ториясендәге урманнарны да хезмәтләндерә) питомникларында үстерә. Шушы үсенте агач булганчы биш ел вакыт уза. Урманчылар октябрьдән март аена кадәр чимал җыя, эшкәртеп, орлык ала. Шуннан соң аларны сынап карыйлар һәм, сертификат алганнан соң, 2 ел дәвамында карап, махсус препаратлар бе-лән эшкәртеп, питомникта үстерәләр. Хәзер агачлар махсуслашкан “МТЗ-82” тракторы белән утыртыла. Шулай ук районда агач утырту буенча өмәләр, соңгы вакытта “Яшел Башкортстан” акцияләре даими үтә.
Фидрат Якупов әйтүенчә, әлеге акция кысаларында, мәсәлән, 2019 елдан 9 акция үткән. Тәүге акциядә Иске Күктау, Исәмәт мәктәпләре укучылары белән берлектә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Рамил Бәхтизин, Олег Калинин, Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин да катнашканнар. Яшелләндерү чараларында барлыгы 22 гектарда 88 мең ылыслы агач үсентесе утыртылган.
Гомумән, Илештә “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында “Урманнарны саклау” федераль проекты күрсәткечләре тулы күләмдә үтәлә.
Билгеле булуынча, М-12 Мәскәү – Казан – Екатеринбург федераль трассасы Башкортстанның Илеш районы территориясендәге Исәмәт, Югары Яркәй, Ишкар, Лаяшты һәм Әсән (Дүртөйле районы) авылларын урап узачак. Яңа юл урман массивлары, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге участоклар аша үтә. Илеш урманчылары илебез һәм республика өчен стратегик әһәмиятле трасса үткән 150 гектар мәйдандагы урманнардан 20 мең кубометр агач кискән.
– Безнең һәркайсыбыз урманнарны саклау һәм үрчетү буенча уртак эшкә үзеннән өлеш кертә, урман тармагын үстерергә, киләчәк буыннар өчен табигать байлыгын сакларга булыша. Бездә үз һөнәрләренең чын осталары эшли, – ди урман хуҗалыгы директоры. – Башкортстанның атказанган урманчылары Рамил Галимов, Ришат Әюпов, Расих Миңнекәев, Мирзәлиф Яһүдин, Әбүзәр Әгъләмов, Үрмәт питомнигы бригадиры Әлфия Әхмәтова – нәкъ шундый осталар. Урман мастеры ул – бик мөһим һөнәр. Аның вазыйфалары: урман контроле, урман тәртипләрен бозу очракларын ачыклау һәм бетерү, янгыннан саклау буенча эшләр алып бару, агачлар утырту, орлык җыю, утау эшләре. Кыскасы, урманда эш бик күп. Безнең мастерлар хезмәт салган участоклар барлык күрсәткечләр буенча да башкаларга үрнәк булып тора.
Җәй дәвамында, әйтик, Илеш урманчылыгы хезмәткәрләре яшь агачлар утыртылган мәйданны тәрбияләп, туфрагына агротехник чаралар үткәреп тора. Ягъни яшь агачларны туры мәгънәсендә карап үстерәләр, чөнки агачны утырту гына түгел, аны тәрбияләү күп вакыт һәм тырышлык таләп итә. Шулай ук зыян килгән агачларны сәламәтләндерү эше дә алып барыла. Әйтик, язга чыгуга урманчылар алдагы елларда утыртылган яшь агачларны тәрбияләүгә керешә. Ылыслы агачларга караганда яфраклылар тизрәк үсә, шуңа күрә яшь үсентеләр үсешенә комачаулык итмәсен һәм ныгысын өчен урман хезмәткәрләренә алар белән көрәшергә туры килә. Агачларны утыртканнан соң алдагы елда утыртылганнарын карап чыгалар, һәлак булганнары урынына яңаларын утырталар. Җәй буена урман буйларына минераллаштырылган полосалар ясау һәм аларны тәрбияләү буенча эшләр башкарыла. Агачларны тәрбияләү эшен урманчылар көзгә кадәр дәвам итә.
– Әлегә кадәр урманнарыбызны уттан саклап кала алдык. Кайбер гражданнарның саксызлыгы аркасында кабынган утны тиз арада сүндерергә тырышабыз. Иң мөһиме – без эшне янгынга кадәр җиткермәс өчен барлык көчне салабыз. Кисәтү чараларын вакытында үткәрәбез, ут күчмәсен өчен урман кырыйларын сукалап чыгабыз, – ди Фидрат Якупов.
Җыеп әйткәндә, Илеш районында урман фондын яңарту, торак пунктларының эстетикасын яхшырту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча нәтиҗәле эш алып барыла.
Әйе, урман – өстенлекле тармакларның берсе, чөнки ул, алда билгеләнүенчә, кешелекнең экологик хәвефсезлеген тәэмин итә. Шуңа күрә урманнардан рациональ файдалану һәм аңа сакчыл караш – урман хезмәткәрләренең генә түгел, бөтен җәмгыятебезнең мөһим бурычы.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.