I Халыкара “ГеоВызов” геологик чемпионат Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән һәм Русия Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (Роснедра) җитәкчелеге ярдәмендә үткәрелә.
Башкортстанны чемпионатны уздыру урыны итеп сайлау очраклы түгел: бездә уникаль табигать, зур күләмле чараларны иң югары дәрәҗәдә уздыруның мөмкинлекләре һәм тәҗрибәсе бар.
Беренче Халыкара геологик чемпионат Русия һәм БДБ илләренең геологик хәрәкәте вәкилләрен - күренекле галимнәрне, экспертларны, урта-махсус һәм югары уку йортлары студентларын берләштерәчәк. Алар Уфа чемпионатының төп чараларында ктанашачак, Чишмә районының “Патриот” паркына, Архангель, Ишембай һәм Гафури районнарына барачак.
Хәзерге вакытта чемпионатта катнашырга 20 команда заявка биргән, шул исәптән безнең университетлардан. Аларны 11 тематик ярыш, проектларны яклау һәм әйдәп баручы экспертлар белән эшләү көтә.
- Геологик тармак мәгарифен һәм һөнәрләрен популярлаштыру, җир асты байлыкларыннан нәтиҗәле һәм имин файдалануга өндәү, сәнәгать һәм экология куркынычсызлыгы өлкәсендә яңа таләпләрне гамәлгә ашыру үз җимешләрен бирәчәк. Без яшьләрне экологик тәрбияләү белән шөгыльләнергә һәм әйләнә-тирә мохит байлыгын рациональ файдалануга юнәлтелгән белгечләр әзерләргә тиеш, - дип ассызыклады чемпионатның Оештыру комитеты рәисе, Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Азамат Абдрахманов.
Фото: bashinform.ru