+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 август 2023, 04:30

Проект халыкларны якыннанрак белергә ярдәм итә

Русия Федерациясе Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык "Интернетны үстерү институты" белән берлектә «Национальность.ru» проектын гамәлгә ашыра.

Проект халыкларны якыннанрак белергә ярдәм итәПроект халыкларны якыннанрак белергә ярдәм итә
Проект халыкларны якыннанрак белергә ярдәм итә

Ул инде икенче ел гамәлгә ашырыла һәм видеороликлардан тора, аларның һәрберсендә Русия территориясендә яшәүче 193 милләтнең берсенең традицияләрен һәм мәдәниятен яктырта, дип хәбәр итә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык.

«Национальность.ru» яңа Русия тревел-шоуы күңел ачу формасында башка халыкларны якынрак белергә һәм аңларга ярдәм итә. Проект ачык һәм матур эшләнгән, заманча стильдә. Гомумкешелек кыйммәтләре турында сөйләгәндә проект төрле халыклар һәм конфессияләр вәкилләрен берләштерә.

«Национальность.ru» тревел-шоуында гадәти булмаган форматта Русия халыклары телләре турында сөйлиләр. Программа чыгарылышларыннан Русия буенча үз юл күрсәткечен төзергә, ял итү урыны белән билгеләргә һәм сайланган төбәкләр турында стереотиплардан котылырга мөмкин.

Тревел-шоу архивы даими рәвештә тулыландырыла. Социаль челтәрләрдә түбәндәге сылтамалар буенча да карарга мөмкин:
“Одноклассники” - https://ok.ru/group/675090804821
“ВКонтакте” - https://vk.com/nationalityru
“RUTUB”та - https://rutube.ru/channel/253004/
“Дзен”да - https://dzen.ru/nationalityru/

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас