

Гаиләдә Мирзәхмәт, Сәда, Әнвәр һәм Иклима исемле балалар үсә. 1924 елда әлеге гаилә Бүләк авылына күченә. Тик озакламый Әнвәрнең әтисен кулак дип табалар һәм 1928 елда Мурманск өлкәсенең Апатиты бистәсенә сөрәләр. Әнвәр әтисе белән китә. Ул 16 яшендә шоферлыкка укый. 1939 елның нояб-рендә Мурманск өлкәсенең Киров районы хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылганга кадәр янгын сүндерү командасында эшли.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июленнән ноябренә кадәр Көнбатыш фронтта, аннан соң Үзәк фронтта була. Каты яралана. 1943 елның мартыннан 1нче Белоруссия фронты 3нче армия 5нче гвардия миномет дивизиясенең 22нче гвардия миномет бригадасы составында машина водителе булып хезмәт итә. “Хәрби казанышлары өчен” медаленең бүләкләү кәгазендә язылганча, Әнвәр Нуртдинов хезмәтен үтәгәндә үзен батыр һәм каһарман, яхшы водитель итеп күрсәткән. Аның машинасы 7000 километрдан артык юл үткән. Орел-Курск юнәлешендәге операция барышында юлсыз вакытта һәм дошман уты астында озын рейслар ясый. Шулай итеп, сугышчыларны вакытында азык-төлек белән тәэмин итә.
Ул арытаба Белоруссияне һәм Польшаны азат итүдә, Берлинны кулга төшерүдә катнаша. Әнвәр Нуртдинов “Батырлык өчен”, “Варшаваны алган өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Хәрби казанышлары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Рейхстагны алганнан соң, аның диварында Әнвәр Нуртдинов үзенең автографын калдыра. Бу култамга әлеге көнгә кадәр сакланган һәм ул Рейхстаг бинасының төньяк флигелендә, беренче катның төньяк диварында урнашкан. Автографның беренче өлеше гарәп графикасында: “Башкортстан. Югары Манчар. Нуртдинов Әнвәр”, дип, — аскы өлеше урысча: “Башкирия. Верх. Манчар. Нуртдинов Анвар”, дип язылган.
Сугыштан соң Әнвәр Нуртдин улы Апатитыга кайта. 1947 елда Сара Солтановага өйләнә. Бу гаиләдә өч бала: Әнисә, Әдилә һәм Әсгать дөньяга килә. Әнвәр Нуртдинов Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә (хатынының туган ягы) бакыйлыкка күчә.
Якташыбыз турындагы мәгълүмат Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап чыгарылган “Рейхстаг диварларындагы автографлар” (авторы Леонид Игнатенко) китабына да кертелгән. Шушы китап дөнья күргәч, Әнвәр Нуртдиновның кызы Әдилә авторга хат яза (аны https://proza.ru/2017/11/28/2233 сылтамасы буенча табып була). Анда түбәндәгеләр язылган:
“...17.02.2021 ел, Апатиты шәһәре, Мурманск өлкәсе, Русия.
Леонид Александрович, гаиләбез өчен бик мөһим булган хәбәрегез өчен рәхмәт сезгә!
Минем әти-әнием: Нуртдинов Әнвәр Нуртдин улы һәм Нуртдинова Сара Солтан кызы 1947 елда Мурманск өлкәсенең Апатиты поселогында өйләнешә. Демобилизациядән соң әти армиягә кадәр эшләгән урынына – поселокның янгын күзәтчелегенә эшкә кайта. Ул анда 1977 елга кадәр эшли. Шул ук елны әти-әнием Татарстанның Яшел Үзән шәһәренә күченә. Әтием газ казанлыклары операторларын әзерләү курсларын тәмамлый һәм Яшел Үзән шәһәрендә М. Горький исемендәге завод казанлыгына оператор булып кабул ителә. Анда ул 1980-90 елларда эшли.
Гомеренең соңгы елларында Курск дугасында алган ярасы аны бик нык җәфалады. Гомеренең ахырына кадәр ул тарих белән кызыксынды. Начар күрсә дә, телевидение аша барлык яңалыкларны тыңлап барды.
Әти 2012 елның сентябрендә 96 яшендә вафат булды. Дүрт елдан соң әни дә арабыздан китте. Алар 65 ел бергә яшәде, өч бала үстерделәр.
Мондый авыр иҗат, әмма кешеләр-гә кирәкле һәм кызыклы эш өчен тагын бер кат рәхмәт. Минем оныгым ЛДУның тарих факультетында укый. Аның өчен Сезнең фидакарь хезмәтегез эшне ничек башкарырга кирәклегенә өйрәтүче яхшы үрнәк булыр дип уйлыйм.
Хөрмәт белән Әдилә Әнвәр кызы Нуртдинова”.
Якташлары да сугыш яланын аркылы-буй йөреп, канкойгыч афәтләр аша узып, Берлинга кадәр барып җиткән Әнвәр Нуртдинов хакында онытмыйлар. Югары Манчар мәктәбендә Әнвәр Нуртдиновка багышланган стенд эшләнгән. Бөек Ватан сугышына багышланган чараларда, ватанпәрвәрлек дәресләрендә Рейхстагка үз исемен язган якташлары хакында да тәфсилләп сөйлиләр.
Әйе, язмыш сынаулары Әнвәр Нуртдинов гаиләсен туган төягеннән читкә ташлый. Шуңа күрә армия сафларына һәм Бөек Ватан сугышына да Мурманск өлкәсеннән китә ул. Сугыштан соң да шунда кайта. Ләкин Рейхстаг диварларына ул нәкъ менә үзенең кече Ва-танының исемен язган. Димәк, ул Ватанына, туган җиренә, беренче тапкыр тәпи баскан туган туфрагына булган сөюен гомере буена йөрәк түрендә йөрткән.
Ирексездән режиссер Владимир Басовның “Калкан һәм кылыч” нәфис фильмында Вениамин Баснерның Михаил Матусовский сүзләренә иҗат ителгән “Ватан кайда башлана?” дигән җырның сүзләре искә төшә:
С чего начинается Родина?
С заветной скамьи у ворот.
С той самой берёзки,
что во поле,
Под ветром склоняясь, растёт.
А может, она начинается
С весенней запевки скворца.
И с этой дороги просёлочной,
Которой не видно конца...
Зөһрә ИСЛАМОВА.