+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 сентябрь 2023, 02:05

Алма пешәр көннәр алда әле

Республикада һава торышы нинди булачак?

Алма пешәр көннәр алда әлеАлма пешәр көннәр алда әле
Алма пешәр көннәр алда әле

Агачларда калган соңгы алмалар пешәр вакыт җитте - җылыта, җәмәгать!

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 4 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +4, +9 градус, көндез +16, +21 булачак.

Сишәмбе көнне, 5 сентябрьдә, шулай ук явым-төшем көтелми. Җил юнәлешен үзгәртүчән. Һава температурасы төнлә +5, +10 градус, көндез +18, +23.

Чәршәмбе көнне, 6 сентябрьдә, республика территориясендә бераз яңгыр явып узачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +6, +11 градус, көндез +18, +23 градус җылы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас