+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 сентябрь 2023, 10:14

Башкалада булдылар

Борай районының өлкән яшьтәге бер төркем туристлары (50 кеше) республикабыз башкаласына бер көнлек экскурсиягә барып кайтты.

Башкалада булдыларБашкалада булдылар
Башкалада булдылар
Әлеге чара “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” республика проекты кысаларында оештырылды.
– Сәяхәтнең программасы бик бай булды. Уфа лимонариенда булдык, Агыйдел елгасы буйлап теплоходта йөрдек, Салават Юлаев һәм Миңнегали Шәйморатов һәйкәлләрен күрдек, республикабыз башкаласының башка күркәм һәм истәлекле урыннарын манзара кылдык, аның тарихы хакында бик күп кызыклы һәм фәһемле мәгълүмат белдек, — диде сәфәрдән кайтучы борайлылар.

Фото: Борай районы хакимиятеннән

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас