

10 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстанда 3,2 меңнән артык сайлау участогы эшләячәк, дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. “Без сайлауларга озак әзерләндек. Бурычыбыз – барысын да оешкан төстә үткәрү, гражданнарның ирекле ихтыярын белдерүне тәэмин итү”, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы һәм булачак сайлауларда барысына да уңышлар теләде.
Ул, шулай ук, үз Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга Уфаның Совет мәйданында Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында почетлы каравыл оештыру буенча барлык мәсьәләләрне ахырына кадәр хәл итәргә кушты. “Без сентябрьдән һәр шимбә көнне 19 сәгатьтән почетлы каравыл куелачак, дип килештек. Бу – безнең сугышчыларыбызга, алгы сызыкта булучыларга һәм һәлак булган яугирләргә хөрмәт һәм ихтирам билгесе. Уфаның ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге башлангыч очу әзерлеге гомуми белем бирү мәктәп-интернаты тәрбияләнүчеләре өчен дә бу – зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Егетләрне алмаштыра алырлык курсантлар төркеме дә булырга тиеш, башка оештыру мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда 9 сентябрь экологик өмәнең бердәм көне дип игълан ителде, дип хәбәр итте торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова. 2 сентябрьдән республикада торак пунктлар территориясен чистарту һәм төзекләндерү буенча гомумреспублика экологик өмәләре, шулай ук, чисталык көннәре башланды. Ирина Голованова сүзләренчә, узган ялларда төбәктә 2 мең кубометр чүп-чар җыелган һәм чыгарылган. Чүп җыюда 8 меңнән артык кеше, шулай ук, 200 берәмлек техника җәлеп ителеп, 600дән артык предприятие һәм оешма катнашкан.
Башкортстанда 14 районда урып-җыю эшләре тәмамланган диярлек, аларда – мәйданнарның 70 процентыннан, тагын 27 районда чәчүлек мәйданнарының яртысыннан артыгыннан уңыш җыеп алынган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарның 73 процентында чабылган, 1 миллион 240 мең гектарда суктырылган. Тулаем җыем якынча 2,5 миллион тонна тәшкил итә. Тагын 1 миллион тонна ашлыкны җыеп алырга кирәк. Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде. Ул билгеләп үтүенчә, уртача уңыш гектарыннан 19,6 центнер тәшкил итә.
Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерүенчә, бүген республика буенча бердәм реестрда 128 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә, аларда 440 меңнән артык кеше эшли. Моннан тыш, төбәктә үзмәшгульләр саны арта һәм 160 меңнән артып китә. “Үзмәшгульләр – икътисадның иң динамик үсеш алучы сегменты. Агымдагы елның 7 ае йомгаклары буенча, аларның гомум кереме 9 миллиард сумнан артып китте һәм, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга артты”, – дип билгеләп үтте министр.
Башкортстанның республика мәктәп туклану үзәкләре товар җитештерүчеләрнең һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең “Русиянең сыйфат йолдызы” конкурсы лауреатлары булды. Бу хакта сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте. “Социаль өлкә учреждениеләрендә туклануны оештыруны камилләштерү эше дәвам итә. Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен, шул исәптән дәвалау һәм диетик туклануга мохтаҗ балалар өчен дә, бердәм менюларның 2 варианты эшләнә. Без 4 сентябрьдән туклану сыйфатын бәяләү максатыннан рейдлар үткәрәбез, гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләренә, шул исәптән социаль челтәрләрдә дә, элеккечә оператив рәвештә җавап бирәчәкбез”, – диде Алексей Гусев.