Кызганычка каршы, алынган җәрәхәтләрдән “Matiz” водителе ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Белорет районында зур йөк машинасы прицебына төялгән бүрәнәләр янган. Инцидент Уфа – Белорет юлының 145нче километрында булган.
Коткаручылар янгынны сүндергән, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Уфа – Иглин – Красная горка – Павловка юлының 82нче километрында, Чандар авылы янында 28 августта, кичке сәгать бишләр тирәсендә юл һәлакәте теркәлгән. “Шахман” зур йөк машинасы водителе, идарәне югалтып булса кирәк, транспорт чарасының авуына юл куйган.
Машина йөртүче һәм аның җиде яшьлек улы алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булган. Авария урынына тикшерү-оператив төркем килгән.
Шул ук вакытта...
Утта янып үлгәннәр...
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Караидел районының Магинск авылында Яшьләр урамындагы торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Янгын 6х14 метр зурлыктагы ике фатирлы йортта баш калкыта. Янгынны сүндерү барышында 39 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табыла. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре янгынның сәбәпләрен ачыклый.
Балтач районының Иске Янбай авылында теркәлгән янгында 1960 елда туган ир кеше һәм 1966 елда туган хатын-кыз һәлак булган.
Янгын тулы каралтыны (өй, мунча, абзар), күрше йортның абзарын санаулы минутлар эчендә көл-күмергә әйләндергән.
Янгын чыгу турында хәбәр килү белән Иске Янбай авыл биләмәсенең, 66 санлы Иске Балтач янгын сүндерү частеның, якындагы авыл биләмәләренең янгын сүндерү расчетлары вакытында килеп җитеп, утның тирә-як каралтыларга күчүенә чик куйган.
Янгынны сүндерүдә 29 кеше катнашкан, 11 берәмлек техника җәлеп ителгән. Бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү эше бара.
Ут белән сак эш итегез. Үзегезне, мөлкәтегезне саклагыз!