+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 сентябрь 2023, 09:28

Сөйгәнен күрергә теләгән...

Егеткә карата җинаять эше кузгатылган.

Сөйгәнен күрергә теләгән...Сөйгәнен күрергә теләгән...
Сөйгәнен күрергә теләгән...

Стәрлетамакта яшәүче 18 яшьлек егет сөйгәне белән очрашу өчен җинаять кылган. Моның өчен ул ике балигъ булмаган егет белән автомобиль урларган. ВАЗ-2105 нче модель машинаны кабызу өчен, аларга күрше кварталда урнаштырылган ВАЗ-2106 машинасының аккумулятор батареясын урларга туры килгән. Аккумуляторны алып, аны башка машинага куеп, җинаятьчеләр Авыргазы районына, егетнең сөйгәне янына киткәннәр.

Икенче көнне иртән Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсе дежур частена ВАЗ-2105 автомобилен урлау факты буенча хәбәр килде. Мөрәҗәгать итүче сүзләренчә, машинаны төнлә Коммунистлар урамыннан алып киткәннәр.

Полиция хезмәтләренә, шулай ук якындагы районнарга урланган автомобильнең билгеләре тапшырылган. Авыргазы районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ориентировка буенча охшаш машинаны Наумовка авылы Ударная урамында тапкан.

"Хәзерге вакытта әлеге факт буенча Русия Җинаять кодексының 158 мәддәсендә каралган җинаятьләр билгеләре буенча җинаять эшләре ачу, шулай ук Русия Җинаять кодексының 150 мәддәсендә каралган "Балигъ булмаганнарны җинаять кылуга җәлеп итү" дигән мәсьәлә хәл ителә". Урланган автомобиль алынган", - дип хәбәр иттеләр республика буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас