+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 сентябрь 2023, 06:35

Игътибар: мошенниклар яңа ысул уйлап тапкан!

Башкортстанның Милли банкы кисәтә! Телефон мошенниклары алдауның яңа схемасын уйлап тапкан!

Игътибар: мошенниклар яңа ысул уйлап тапкан!Игътибар: мошенниклар яңа ысул уйлап тапкан!
Игътибар: мошенниклар яңа ысул уйлап тапкан!
Алар "Дәүләт хезмәтләре" һәм Русия банкы исеменнән шалтырата һәм югары процентлы, шулай ук, кешбэк белән акча вәгъдә итә.

Гадәттәгечә, алар актуаль көн тәртибен куллана - бу юлы шалтыратулар өчен сәбәп булып иң эре банкларның вкладлар буенча ставкаларны арттыруы тора.

Схема шундый:
Аферистлар үзләрен "Дәүләт хезмәтләре" хезмәткәрләре дип таныштыра, тупланма акчаларны арттырырга тәкъдим итә. Ышанычлылык өчен банкларда ставкаларның артуы турында белдерәләр һәм моны «шәхсән Үзәк банкта» тикшерергә тәкъдим итәләр.

Алар акчаны «имин» исәпкә урнаштырырга тәкъдим итә һәм хәтта тупланмалардан кешбэк бирергә вәгъдә итүче регулятор хезмәткәре белән тоташтыра. Аннан соң клиенттан шәхси мәгълүматны тикшерүне, ә аннары банк кушымтасына керү өчен СМС, логин яки пароль кодларын хәбәр итүне сорыйлар. Шулай итеп, мошенниклар клиентның счетына керә, акчаларын ала һәм юкка чыга.

Уяу булыгыз! Исегезгә төшерәбез: Русия Банкы (Үзәк банк) хезмәткәрләре беркайчан да кешеләргә шалтыратмый, шәхси мәгълүмат сорамый һәм исәп-хисап белән нинди дә булса операцияләр башкарырга тәкъдим итми. Банк мәсьәләләре буенча үз банкыңа үзең шалтырату яхшырак.

#аңлатабызБашкортостан 

#аңлатабызРусия

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас