+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 сентябрь 2023, 03:00

Балаларны җылы мәктәп каршылады

Октябрьский шәһәрендәге белем йортында агач тәрәзәләр пластикка алыштырылды.

Балаларны җылы мәктәп каршыладыБалаларны җылы мәктәп каршылады
Балаларны җылы мәктәп каршылады
Узган атнада социаль челтәрләрдә һәм Кире элемтә платформасында юллар буенча иң күп – 777 мөрәҗәгать килгән. Комментарийларда халык юлларны ремонтлауны (151), чокырларны ямауны (90), тротуарларны төзекләндерүне (83), юллар төзүне (61) һәм күперләрне ремонтлауны (43) сораган. Ешрак Шакша – Базилеевка, Федоровка – Базилеевка юллары, М-7 һәм М-12 трассалары турында язалар. Күпчелек комментарийлар Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләре, Туймазы һәм Благовещен районнары халкыннан килгән.

Икенче урында – торак-коммуналь хуҗалык буенча мөрәҗәгатьләр. Нигездә, кайнар су булмау, шулай ук су бетү һәм торбалар тишелү турында шикаятьләр. Шул ук вакытта, мәгариф темасы буенча мөрәҗәгатьләр саны арткан. Бу табигый, уку елы башланды. Иң күп сораулар Уфа шәһәрендә һәм республиканың башка муниципалитетларында мәктәпләрне ремонтлауга һәм төзүгә кагыла.
 
Әйтик, 1 сентябрьгә Октябрьский шәһәрендәге 9нчы мәктәп кабинетларында агач тәрәзәләрне пластикка алыштырганнар – хәзер бинада җылы һәм уңайлы. Кабинетларның салкын булуы турында бер укучының әнисенең хәбәрен былтыр 14 декабрьдә “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат сис­темасы теркәгән.
Октябрьский шәһәре хакимиятендә проблема инде контрольдә булган. Мәктәп бинасы 1970 елда төзелгән һәм кайбер кабинетларда тәрәзәләрдә агач рамнар калган. Мәктәптән заявка берничә тапкыр “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында җиңгән, шуның ярдәмендә беренче һәм икенче катлардагы тәрәзәләрне алыштырганнар. Былтыр ноябрьдә тагын бер тапкыр заявка биргәннәр. Августта проектта җиңгәннән соң, тәрәзәләрне өченче катта да алыштырганнар.
 
Шулай ук Октябрьскийда Юрий Гагарин исемендәге паркта фонтан касәсен чистартканнар. Бу шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе мөрәҗәгать иткәннән соң эшләнгән. Муниципалитет хакимияте аны эшкә алган. “Төзекләндерү” учреждениесе директоры Руслан Камалетдинов мәгълүматлары буенча, парктагы фонтанны суүсемнәрдән һәм ләмнән чистартканнар. 28 августта учреждение хезмәткәрләре каналны чиста су белән тутырган.
 
Һәм тагын бер мисал. Салават шәһәрендә социаль челтәрләрдә бер хатын-кызның мөрә­җәгатеннән соң С. Юлаев бульварындагы җәяүлеләр кичүен асфальтлаганнар.
Иглин районының Иске Юрмаш авылында да Үзәк урам буенча юл асфальтланган. Урындагы халык юллардагы чокырларга һәм тузанга зарланып, социаль челтәрләрдә комментарийлар калдырган. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” сис­темасы теркәгәннән соң, аны Иглин районы хакимияте эшкә ала. Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова карары буенча, юлны ремонтлау шушы елның августына планлаштырылган. 30 августта район хакимияте Үзәк урамга асфальт түшәлде, дип хәбәр итте. Ә машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән тизлек режимын арттырмасын өчен юлда ясалма тигезсезлекләр урнаштырылган.
 
Агымдагы елның мартында Дүртөйле районының Суккул авылында яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә начар юлларга зарланган: газ үткәргәннән соң яңа микрорайонның кайбер урамнарында хәрәкәт итү кыенлашкан. Башкортстанга идарә итү үзәгенең “Инцидент-менеджмент” системасы әлеге кешенең хәбәрен теркәгән, ә Дүртөйле районы хакимияте аны эшкә алган.
 
Яз ахырына кадәр смета әзерләгәннәр, акча бүлгәннәр һәм подрядчыны билгеләү өчен конкурс үткәргәннәр. Җәй дәвамында юллар вак таш белән капланган. 31 августка хакимият башкарылган эш турында хисап тоткан: Суккул авылының Дүртөйле һәм Бакча урамнары буенча юлларны төзекләндергәннәр.
 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас