

Конкурсны оештыручылар - «Башкортстан Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге» дәүләт автоном учреждениесе, «Башкортстан халыклары дуслыгы йорты» дәүләт бюджет учреждениесе, Башкортстанда Русия тарихи җәмгыяте бүлеге һәм Башкортстанда «Русия халыклары ассамблеясе» гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге белән партнерлыкта «Мәдәни партнерлык үзәге» иҗтимагый-мәдәни башлангычларны үстерү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма.
Конкурсның төп бурычлары түбәндәгеләр: милли сәясәт һәм гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау; милли сәясәт һәм гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне алга җибәрүгә ярдәм итү, алар турында басма һәм электрон киңкүләм мәгълүмат чараларында мәгълүмат тарату; Конкурс һәм Форумда катнашучылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен коммуникация мәйданчыгы булдыру.
Конкурс өч этапта уздырыла: беренче этап - 10 сентябрьдән 10 октябренә кадәр, икенче этап – 10-15 октябрьдә, өченче этап - 15 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр.
Конкурска гаризаны сылтама буенча https://disk.yandex.ru/i/cIDk20i2D142LA тутырырга мөмкин. Конкурста җиңүчеләр Уфа шәһәренә «Глобаль чакырулар шартларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Бөтенрусия форумында катнашу һәм проектларны тәкъдим итү өчен чакырылачак.
Конкурс турында нигезләмә: http://anocmp.ru/netcat_files/userfiles/POLOZhENIE.docx.
Әгәр дә сораулар туса, Латыйпова Валентина Владимировнага мөрәҗәгать итә аласыз: телефон 7 (917) 781-84-91, электрон адресы: info@ano-cmp.ru сайты: http://ano-cmp.ru/events/events/events_41.html.
Фото: ano-cmp.ru