Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән һәм “Башкортстан Республикасында авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы чикләрендә контейнер мәйданчыклары барлык таләпләргә туры китерелде һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен яңа контейнерлар урнаштырылды. Шушы көннәрдә бу эшләр Байкал, Наумкино, Чишмә авылларында башкарылды. Хәзер инде Балыклыкүл авыл Советына караган барлык авыллар да контейнер мәйданчыклары белән комплектланды.