+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 сентябрь 2023, 10:15

"Көмеш" туристлар Абхазиягә юллана

Танышу сәяхәтенә өлкән яшьтәге 46 турист җыена.

"Көмеш" туристлар Абхазиягә юллана"Көмеш" туристлар Абхазиягә юллана
"Көмеш" туристлар Абхазиягә юллана

Быел октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республиканың өлкән яшьтәге кешеләре өчен "Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм" проектының географиясен киңәйтү кысаларында Абхазиягә пилот турны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта үз телеграм-каналында төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

Танышу туры 46 кешедән торган төркем өчен планлаштырылган.

"Сәяхәт тәмамлангач, аның катнашучылар белән очрашачакбыз, сәфәр турында фикер алышачакбыз һәм "Башкорт-абхаз озын гомерлелеге. Туризм" проектын алга таба гамәлгә ашыру турында карар кабул итәчәкбез. ", - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Абхазиядә биш көн булган вакытта Башкортстаннан "көмеш" туристлар Рица күленә, Сталин дачасына барачак, Яңа Афонның истәлекле урыннары белән танышачак һәм, әлбәттә, Кара диңгез яр буенда ял итәчәк.

"Без, „Башкорт-белорус озын гомерлелеге“ программасындагы кебек үк, сәфәрне финанслашачакбыз. Турның гомум бәясенә „Уфа-Сочи-Уфа“ авиаочышы, 4* кунакханәсенең ике урынлы номерында яшәү, трансфер, гид белән экскурсияләр, иртәнге аш һәм страховка кертеләчәк, - ди Башкортстан Премьер-министры. - Хәзер рәсми сайтта махсус бүлек эшләнә, анда теләүчеләр гариза бирә алачак. Абхазиягә турларны броньлау мөмкинлеге башлануы турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкмен".

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас