+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 сентябрь 2023, 09:00

Бакалы халкы лаеклылар өчен тавыш бирә

Биредә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай һәм авыл советлары депутатларын сайлыйлар.

Бакалы халкы лаеклылар өчен тавыш бирәБакалы халкы лаеклылар өчен тавыш бирә
Бакалы халкы лаеклылар өчен тавыш бирә

Бүген, 10 сентябрьдә, Башкортстанда елның төп сәяси вакыйгаларының берсе - Бердәм тавыш бирү көне. Республика халкы Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депуталарын сайлый, аларның вәкаләтләре 5 ел дәвам итәчәк. 110 мандатка 859 кандидат дәгъва итә, бер мандатка уртача 8 кандидат туры килә.

Аерым муниципалитетларда авыл советлары депутатларын сайлыйлар. Бакалы районында алар барлык 17 авыл советында да үтә, 139 депутат сайланачак. Сайлау участоклары 7.00 сәгатьтә ишекләрен ачты. Участок сайлау комиссияләре рәисләре барысына да нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Хәбәр ителгәнчә, быелгы сайлаулар иң масштаблысы, чөнки территориаль һәм участок сайлау комиссияләре саны буенча Башкортстан Мәскәү өлкәсеннән генә калыша. Республикада, Үзәк сайлау комитетыннан тыш, 69 сайлау комиссиясе һәм 3273 сайлау участогы эшләячәк, ә сайлауларда хәл итүче тавыш бирү хокукына ия 28 меңнән артык катнашучы эшли.

Фото: 1113нче Иске Корыч сайлау участогында тавыш бирү.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас