+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2023, 18:35

Бер тавыш та кадерле

Бүздәк районында Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар белән бергә 12 авыл Советына урындагы үзидарәнең вәкаләтле вәкилләре дә сайлана. Төбәк биләмәләрендә 50 сайлау участогы эшли.

Бер тавыш та кадерле
Бер тавыш та кадерле

Шуларның берсендә – Кәпәй-Кобау авыл биләмәсенең Өчтүбә авылыннан СВОга мобилизацияләнгән Фәнил дә (исеме үзгәртелде) тавыш бирүдә катнашты. Кыска вакытлы ялга кайткан яугирнең гражданлык бурычын үтәвен якташлар хуплап каршы алды.

Гомумән, төбәктә сайлау көнендә электән килгән гадәтләрне саклап, хәзер дә үрнәк итеп куллану дәвам итә. Атап әйткәндә, сайлау участокларында беренче булып тавыш бирүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сайлауга бөтен гаилә белән күмәк йөрү гадәте дә саклана. Ирина Рәхимкулова, мәсәлән, тавыш бирүгә өч баласы белән килгән.

Сайлауларда өлкән буын вәкилләре аеруча зур активлык күрсәтә. Бу җәһәттән, Бүздәк авылының 1531 санлы сайлау участогында Римма Кудрявцева һәм Әхнәф Сыртлановларны билгеләргә мөмкин. Каран авыл биләмәсендә дә хезмәт ветераннары тавыш бирүдә дәррәү катнаша.

1567 санлы сайлау участогында истәлекле вакыйга булды. 18 яшьлек Алсу Даянова үз гомерендә беренче тапкыр сайлауда тавыш бирүдә катнашты. Шушы уңайдан участок комиссиясе әгъзалары аңа истәлекле бүләк тапшырды.

Фото: Ирина Кинҗәкәева

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: