+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2023, 15:15

Сайлауга – гаилә белән

Архангель районы халкы да сайлауларда активлык күрсәтә. Максим Горький авылындагы урта мәктәп бинасында урнашкан 873нче сайлау участогында иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык хакимлек итте. Әлеге сайлау участогында теркәлгән 648 кешенең 200е иртәнге сәгать 11гә тавыш биргән иде инде.

Сайлауга – гаилә белән
Сайлауга – гаилә белән

Мондый активлыкка гаҗәпләнәсе юк. Сайлауның мөһим вакыйга булын барысы да яхшы аңлый һәм сайлау участогына гаиләләре, дуслары белән бергәләп киләләр.
Шулай, әлеге участокта тавыш биргән Әлфия һәм Фәрвәз Яхшыбаевлар үзләре белән өч яшьлек кызлары Риананы да алып килгән. Уллары - 13 яшьлек Илназ белән 9 яшьлек Алмазның да сайлау нинди шартларда үтүен күргәннәре бар.

- Сайлауларга гаилә белән йөрү – күркәм йола. Без беркайчан да читтә калганыбыз юк. Балаларыбызны да ияртеп йөртәбез, алар да күреп, гражданлык позицияләрен күрсәтергә өйрәнеп үссен, - ди Әлфия Вәкил кызы.

Тавыш биргәннән соң ул сайлау комиссиясе әгъзаларына җаваплы эшләрендә уңышлар теләде. Вакытында аның үзенә дә байтак еллар дәвамында шундый ук бурычларны башкарырга туры килгән.

Гаилә дуслары Дилара һәм Баһадир Аскаровлар белән сайлауга нинди вакытка барачакларын кичтән үк сөйләшеп куйганнар. Һәм билгеләнгән сәгатьтә ике гаилә дә сайлау участогына килеп, тавыш бирделәр. Гражданлык бурычларын үтәгәч, хәзер йорт эшләрен тыныч күңел белән башкарырга була.

Максим Горький авылында урнашкан “Милосердие” картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр дә Илебез өчен мөһим вакыйгадан читтә калмады. Биредә вакытлыча 3532нче санлы аерым сайлау участогы оештырылды. Анда 117 кеше тавыш бирә. Сайлау участогы рәисе Фирдәүсә Мөхәмәдҗанова билгеләвенчә, сайлау башлануын биредә яшәүчеләр зур түземсезлек белән көткән. Хәтта аз мобильле гражданнар өчен дә үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек булдырганнар. Бу вакытка “Милосердие”дә бер гаилә булып яшәүчеләрнең 90 проценты тавыш биргән.

Фото: Әлфия Яхшыбаева, Фирдәүсә Мөхәмәдҗанова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: