+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 сентябрь 2023, 08:15

“Тавыш бирүдә катнашу – гражданлык бурычыбыз”

Благовар районында Бердәм тавыш бирү көнендә 28 сайлау участогы эшли, шулардан өчесе район үзәге Языково авылында урнашкан.

“Тавыш бирүдә катнашу – гражданлык бурычыбыз”“Тавыш бирүдә катнашу – гражданлык бурычыбыз”
“Тавыш бирүдә катнашу – гражданлык бурычыбыз”

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Дмитрий Зуйков билгеләвенчә, сайлау участоклары ачылу белән тавыш бирүдә катнашучылар саны да ишәйгәннән ишәя. Көн уртасына, мәсәлән, якынча исәпләүләр буенча, исемлекләрдәге сайлаучыларның биштән бер өлеше тавыш биргән иде инде.
Языково авылындагы 1473 санлы сайлау участогында да җанлылык күзгә ташлана.

- Иң беренче булып бездә сәгать җиде тулу белән Ирина Евгеньевна Машура тавыш бирде,-ди участок сайлау комиссиясе секретаре Олеся Баязитова.- Хезмәт ветераны моңарчы үткән сайлау кампанияләрендә дә шулай активлык күрсәтте. Яшь буын вәкилләре арасында исә быел Руслан Габделгаимов иң беренче сайлаучы булды. Гомумән, бу төбәктә яшәүчеләр электән активлыгы белән аерылып тора.

Олеся Ионовна бу участок сайлау комиссиясе секретаре вазыйфасын 2018 елдан башлап башкара. Гомумән, комиссия әгъзалары арасында күпләр бу юнәлештәге җәмәгать эшчәнлегендә бай тәҗрибә туплаган. Илсөяр Фаил кызы Галиәкбәрова – шуларның берсе. Аның халык арасында абруе зур, бу аның тапшырылган эшкә зур җаваплылык тоеп каравы нәтиҗәсе.

1473 санлы сайлау участогына караган төбәктә районның эчке эшләр бүлегендә фидакарь эшләп, лаеклы ялга чыгучылар да күп кенә. Отставкадагы майор Рәис Ишбулатов, полициядә хезмәтен хәзерге чорда да дәвам итүче Радик Мөхәмәтьянов нәкъ шундыйлардан. Алар сайлауларга намус эше итеп карый.

- Үз гомеремдә сайлауларда даими катнашып киләм,- ди Рәис Ишбулатов. - Бу бит безнең гражданлык бурычыбыз, шуңа да илнең алдагы язмышына битараф булырга ярамый.

Фото: Фәнүр Гыйльманов.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас