

"Мин ОГЭны тапшырмам дип куркам. Минем ике үтенечем бар: укытучыга сөйләп бирегез дә телефонымны табутка салыгыз. Мине нәнәй күмелгән урынга җирләгез".
15 яшьлек Ринатның үлем алды язуы бу (исеме үзгәртелде). Ул Уфаның Дим бистәсендә тәрәзәдән сикергән, чөнки ОГЭдан курыккан.
Ринат әти-әнисе һәм апасы белән Правда урамында яшәгән, 113нче мәктәптә укыган. Гаиләсе турында укытучылар да, күршеләр дә яхшы фикердә. Ул кичне әти-әнисе телевизор караган, әтисе җил керүен сизеп, улының бүлмәсенә кергән һәм ачык тәрәзәне күргән. Аска карагач, асфальтта ятучы улын күргән.
Малай шунда ук вафат булган. Хушлашу язуында ул сәбәпләрен аңлаткан һәм булган хәлне укытучыдан яшермәүне үтенгән.
Фото: build-experts.ru