+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Сентября 2023, 13:25

Ирәндек - махсус сакланучы территориягә әверелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил һәм Баймак районнарындагы Фәйзулла мәйданында эзләү эшләрен контрольдә тоту мәсьәләсендә җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссия эшенә уңай бәя бирде. Бу хакта атна саен уздырыла торган оператив киңәшмәдә сүз барды.

Ирәндек - махсус сакланучы территориягә әверелдеИрәндек - махсус сакланучы территориягә әверелде
Ирәндек - махсус сакланучы территориягә әверелде

Башкортстан вице-премьеры, республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов аңлатканча, 1 мартта Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык белән подрядчы арасында Әбҗәлил һәм Баймак районнарындагы Фәйзулла мәйданында оксидлы марганец рудаларына эзләү эшләрен уздыру буенча контракт төзелгән.

- Контракт шартлары буенча подрядчы 2025 елга кадәр Фәйзулла мәйданында геологик тикшеренүләр алып барырга тиеш иде. Шунысы мөһим, лицензия файдалы казылмалар чыгаруны күздә тотмаган. Чынлыкта, компания геологик, геохимик һәм геофизик материаллар җыю, системалаштыру, анализлауны үз эченә алган өйрәнү үткәргән. Мәгълүмати хисап буенча, руда урнаштыручы токымнарның матди составы динамикасы һәм марганец рудаларының сыйфаты булмау сәбәпле, алга таба эш алып баруның перспективасызлыгы билгеләнгән. Шуңа күрә, закон нигезендә, "Роснедры" һәм подрядчы тарафыннан агымдагы елның 29 августында ике якның үзара килешүе буенча дәүләт контрактын өзү турында карар кабул ителде, - дип аңлатты Азамат Абдрахманов.

Аның сүзләренчә, контрактны бетерү буенча мөһим һәм әһәмиятле факторларның берсе булып узган елның сентябрендә табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына Ирәндек сырты районында махсус сакланучы территорияне булдыру мәсьәләсе буенча биргән йөкләмәсе булды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас