

Безне кайчак гайбәт таратуда гаеплиләр. Бу, гадәттә, бик күптәннән гәзитнең кәгазь вариантын кулына алмаган, андагы хезмәт кешеләре, СВОда катнашучылар турында, милләтнең йөзек кашлары булырдай шәхесләр, халкыбыз тарихы һәм башка фәһемле темаларга язылган саллы мәкаләләребезне укымаган кешеләр була. Алар гәзитнең интернет сайтыннан чыгып фикер йөртә. Ә интернет ул бөтенләй башка дөнья икәнен онытмыйк әле, кадерле дусларыбыз. Анда игътибарны җәлеп итәр өчен ни генә язылмый. Шул игътибарны кыздырып торуны һәркем үзенчә аңлый. Гөлназ Асаева, әйтик, үзенең хейтерларын чеметеп ала да, алардан килгән комментарийларга әче җавапларын сиптерә.
Менә тагын ул караңгы төсләрдә бизәнеп, кара күн киемнән фотога төшкән. Хейтерларга ул: «Әни кеше шулай фотога төшми инде, әйеме? Оятсызлыкның чиге юк», – дип язган.
Менә бәхәс кызып китәр, менә китәр, дип көтеп торганда... "Пшик"! Ул башланып та тормаган. Гөлназның дуслары "сиңа барысы да килешә"дән әлләни узмаган. Айгизә Галимова: «Ул Галимовның кызы белән артык күп аралашкан»;
Азат Абитов: «Алай ярамый! Отписка», - дип язып караган. Әмма...
Усаллык чәчеп күңеле булучылар азая бугай... Ә Гөлназ бирешмәс ул, тагын бер ни уйлап табар.