+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 сентябрь 2023, 10:20

Почта хәзер почта гына түгел...

Бүгенге көндә Башкортстан почта бүлекчәләре саны буенча Русиянең иң эре төбәге булып тора.

Почта хәзер почта гына түгел...Почта хәзер почта гына түгел...
Почта хәзер почта гына түгел...
Башкортстанда аларның саны - 1280. Аларның 80%тан артыгы авыл җирлегендә урнашкан. Бу 1030 почта бүлекчәсе, алар 1,5 миллионнан артык төбәк халкына хезмәт күрсәтә.

Авыл почта бүлекчәләре 80 төрдән артык почта-финанс һәм социаль хезмәтләр күрсәтә. Аларда эш урыннары Русия Почтасының заманча компьютер программалары белән җиһазландырылган, ә мондый бүлекчәләрнең функционалы шәһәрләрдә урнашкан почта офисларының функционалыннан бернәрсә белән дә аерылып тормый.

Авыл җирлегендә яшәүче өч мең ярымнан артык кеше өчен Русия Почтасы бүлекчәләре эш урыннары чыганагы булып тора.

"Русия почтасы - социаль юнәлешле компания. Без гражданнарга дәүләт тарафыннан расланган тарифлар буенча почта элемтәсе хезмәтләре күрсәтүне гарантиялибез һәм безнең өчен гражданнарның кайда яшәве мөһим түгел. Хезмәтләрнең сыйфаты бөтен җирдә дә бер үк булырга тиеш. Авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасы, бер яктан, аларны ерак районнарда яшәүчеләрдән таләп ителгән яңа хезмәтләр белән «тулыландырырга», эш урыннарын саклап калырга һәм аларны ремонтлау исәбенә биналарның тиешле торышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә", - диде бүгенге оператив киңәшмәдәге чыгышында Федераль почта элемтәсенең республика идарәсе директоры Ленард Шәфыйков.

Иң мөһиме, программа авылда социаль инфраструктура дефицитын тулыландырырга, дәүләт хезмәтләренә ирешү мөмкинлеген арттырырга, авыл халкына почта бүлекчәләрендә үз сәламәтлекләрен беренчел диагностикалау һәм кирәкле товарлар сатып алу мөмкинлеге бирергә ярдәм итә.

Башкортстанда авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләү дәвам итә. Бу проектны "Русия Почтасы" «Бердәм Русия» партиясе белән берлектә тормышка ашыра. Ике ел эчендә 55 бүлекчә ремонтланган, бу максатларга 238 млн сум акча салынган.
 
фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас