Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы стандартлары буенча, спирт елына бер кешегә 8 литр күләмендә кулланудан артса, җәмгыятьтә деградация башлана.
1913 елда, Русия Романовлар йортының 300 еллыгын бәйрәм иткәндә, җан башына алкоголь күләме елына 4,7 литр спирт тәшкил иткән. Революциягә кадәрге елларда илдә ир-атларның 43 проценты бөтенләй эчмәгән.
1979 елга эчми торган ир-атлар өлеше 0,6 процентка кадәр кимегән. Ә 2010 елларда җан башына спиртлы эчемлекләр саны, балигъ булмаганнарны да кертеп, елына 18 литр спирт тәшкил итте, бу нормадан күпкә артыграк.
Ләкин халык белән эш даими алып барыла һәм соңгы 10 елда алкоголь куллануны, эчкечелекне һәм алкоголизмны киметү эшендә зур уңышларга ирешелгән. Мәсәлән, ел саен җан башына бер литр абсолют спирт белән үлчәнә торган алкоголь продукциясе күләме ваклап сатуда 6,4 литр тәшкил итте (2022 елга Бердәм ведомствоара мәгълүмати-статистик система мәгълүматлары буенча).
Әмма бу ваклап сатуда гына. Йорт шартларында эшләнгән эчемлекләр бу күләмгә керми. Соңгы елларда күпләр шул "төнлә туган" эчемлеккә өстенлек бирә дә инде. Сездә дә шулаймы ул?
Фото: stroiteh-msk.ru