+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 сентябрь 2023, 05:55

Җир асты байлыкларына — җитди контроль!

Башкортстан җитәкчелеге подрядчыларның берсе белән контрактны өзде.

Җир асты байлыкларына — җитди контроль!Җир асты байлыкларына — җитди контроль!
Җир асты байлыкларына — җитди контроль!

Җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның беренче утырышы 5 октябрьдә узачак. Бу хакта кичә үткән атналык оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Ул, шулай ук, төбәкнең сайлау системасына һәм Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә, сайлау кампаниясен һәм Бердәм тавыш бирү көнен төгәл һәм закон кысаларында үткәргән барлык структураларга рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров 5-6 сентябрьдә беренче тапкыр Уфада узган “Көз романтикасы” классик музыка фестивале даирәсен киңәйтергә кушты. Ул киләсе елга тамашачылар өчен утыру урыннары санын арттырырга һәм фестиваль ике түгел, ә өч-дүрт көн узсын өчен программаны киңәйтергә тәкъдим итте. “Әйдәп баручы симфоник оркестрларны һәм опера башкаручыларын чакыру өстендә эшли башлагыз. Без ярдәм итәчәкбез. Фестивальне дөньяның иң яхшы мәйданчыкларының берсе итегез”, – диде төбәк җитәкчесе мәдәният министры Әминә Шәфыйковага.

Башкортстан җитәкчелеге җир асты байлыкларын эшкәртүгә алынган подрядчыларның берсе белән дәүләт контрактын өзде. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азамат Абдрахманов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, подрядчы Әбҗәлил һәм Баймак районнары территориясендә Фәйзулла мәйданында марганец рудаларын табарга вәгъдә иткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, компаниянең җир асты байлыкларын чыгару өчен лицензиясе булмаган. Подрядчы алга таба эш алып баруның перспективасызлыгы турында белдерүче мәгълүмат җыйган. Шуңа күрә 9 августта компания белән дәүләт контракты өзелгән.

Азамат Абдрахманов билгеләп үтүенчә, мондый карар кабул итүгә Башкортстан Башлыгының Ирәндек сырты төбәгендә аеруча саклана торган территория булдыру турындагы йөкләмәсе дә йогынты ясаган. Хөкүмәт җитәкчелеге алга таба җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның эшен җентекле рәвештә контрольдә тотарга ниятли. Радий Хәбиров Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча ведомствоара комиссиянең Әбҗәлил һәм Баймак районнарында Фәйзулла мәйданында эзләү эшләрен алып баруны контрольдә тоту юнәлешендәге эшенә уңай бәя бирде.

Башкортстанда онкология авыруларыннан үлүчеләр саны 20 проценттан артыкка кимегән. Үлем күрсәткече Идел буе федераль округы һәм тулаем ил буенча караганда түбәнрәк, дип белдерде сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Шул ук вакытта агымдагы елның беренче яртысы йомгаклары буенча, республикада онкология авыруларының артуы күзәтелә, бу республика халкын диагностикалау, диспансерлау сыйфатын яхшырту һәм күбрәк кешене колачлау белән бәйле. Яман шешләрнең 6237 очрагы беренче тапкыр ачыкланган, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 22,1 процентка күбрәк. Республика онкология диспансерыннан тыш, яман шеш белән авыручы пациентларны Стәрлетамакта районара онкология бүлеге, 13 амбулатор онкология ярдәме үзәге, ике муниципальара медицина онкология үзәге һәм 66 беренчел онкокабинет кабул итә. Моннан тыш, Башкортстанда шешкә каршы дару терапиясенең 10 бүлеге ачылган һәм эшли, бу пациентларга өйләренә якынрак дәваланырга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта онкология диспансерының 10 филиалында 20 мең кеше терапия уза, дип хәбәр итте Айрат Рәхмәтуллин.

Башкортстан Башлыгы республика халкын үз сәламәт­легенә җаваплырак карарга һәм тикшеренүләрне вакытында үтәргә чакырды, моның өчен барлык шартлар да тудырылган.

Ел ахырына кадәр 1,3 меңнән артык алданган өлешченең хокукларын тергезү планлаштырыла. Бу хакта төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Владислав Сидоркин хәбәр итте. Сүз Уфа территориясендәге 12 проблемалы объект турында бара. Чиновник мәгълүматлары буенча, бүген Башкортстанда өлешчеләр хокукларын яклау фонды башкалада өч йорт төзелешен тәмамлый, тагын өч торак йорт буенча мәсьәләне Уфада һәм Бүздәк районында Күзәтчелек советында карау көтелә. Уфада һәм Уфа районында 11 объектка карата карарны түләүләргә үзгәртәчәк­ләр. Әлеге вакытта Башкортстанда 31 проблемалы объект буенча 2,26 мең өлешченең хокукларын тергезү таләп ителә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас