+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 сентябрь 2023, 05:23

Салаватсыз да яшәп карарбыз...

Дәүләт экспертизасы Уфада Салават Юлаев һәйкәлен сүтәргә рөхсәт бирде.

Салаватсыз да яшәп карарбыз...Салаватсыз да яшәп карарбыз...
Салаватсыз да яшәп карарбыз...

Проект буенча скульптураны цехта реставрацияләячәкләр, шуңа күрә аны постаменттан алып, махсус әзерләнгән һәм җиһазландырылган бинага илтү таләп ителә.

Реставрация барышында чуен тышчасы беренчел күренешен саклап калачак, ә постаментка моңа кадәр булганга охшаш яңа кара гранит плитәләр урнаштырылачак. Моннан тыш, курганның тарихи формасы тергезеләчәк.

Реставрациянең кайчан башланачагы әлегә төгәл билгеле түгел. Исегезгә төшерәбез, республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү Салават Юлаев һәйкәлсез узарга мөмкин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас