

- Хәзер без тавыш бирүнең ахыргы нәтиҗәләрен көтәбез, алар якын арада ачыкланырга тиеш. Закон буенча яңа чакырылыш парламенты беренче пленар утырышта үз хокукларына керә. Ул октябрь башында була. Утырышта Дәүләт җыелышы структурасы формалаштырылачак, рәис һәм аның урынбасарлары сайланачак, даими комитетларның составы билгеләнәчәк. Беренче утырышка әзерлек белән оештыру комитеты шөгыльләнә. Ул депутат мандатлары санын исәпкә алып, барлык фракцияләрнең вәкиллеге нигезендә төзеләчәк. Оештыру комитеты депутатларның тавыш бирүенә чыгарылачак тәкъдимнәр әзерләячәк.
Дәүләт җыелышы спикеры сүзләренчә, парламентның даими комитетлары структурасында үзгәрешләр булырга мөмкин. Алар комитетларның сан составына да, аларның эшчәнлек юнәлешләренә дә кагылырга мөмкин. Бу хәзерге заман үзенчәлекләре белән бәйле.
- Комитетларның эшчәнлек юнәлешләре вакыт таләпләренә туры килергә тиеш, ә һәр чорның үз актуаль мәсьәләләре булганлыктан, комитетларның структурасы, атамалары чакырылыштан чакырылышка үзгәрә, – диде Константин Толкачев. - Бу юлы да үзгәрешләр көтелә.