+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 сентябрь 2023, 15:35

"Балачакны кире кайтарырга"

Бүген Уфада ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешма тәрбияләнүчеләренә ярдәм итү һәм социаль адаптацияләү буенча "Балачакны кире кайтарырга" округ фестивален ачу тантанасы узды.

"Балачакны кире кайтарырга""Балачакны кире кайтарырга"
"Балачакны кире кайтарырга"


Чарада Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән 396 бала һәм үсмер катнаша. Быел фестиваль программасы традицион «Мастерок», «Звезды детства», «Ума палата», «Спортивный Олимп», «Кулинар осталык» конкурсларын гына түгел, ә яңа конкурсларны да үз эченә ала, мәсәлән, эре җитештерү мәйданчыкларына чыгып һөнәри юнәлеш бирү дәресләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, спортчылар, блогерлар катнашлыгында остаханәләр. Фестивальнең барлык чаралары онлайн режимда фестивальдетство.рф проектының рәсми сайтында трансляцияләнә.
Балалар өчен танып белү экскурсия һәм күңел ачу программасы әзерләнде: «Русия-минем тарихым» тарихи паркына бару, спектакльләр күрсәтү һәм кичке дискотекалар.
Фестиваль ачылышы белән Русия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова котлады,
- Әлеге чарага Идел буе федераль округының иң-иңнәре җыелды. Сез иң талантлы, чагу балалар. Бүген сезнең уңыш тарихы языла. Сез инде уңышка ирешүегезгә ышана аласыз. Әлеге уңыш тарихы сезнең тормыш юлыгызда ярдәм итеп барачак. Барыгызга да уңышлар телим. Башкортстанда үткәргән берничә көнегез чагу, матур хатирәләр булып саклансын! - диде Мария Львова-Белова.
Чарада башка хөрмәтле кунаклар да катнашты, алар арасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр һәм округның барлык төбәкләрендә социаль өлкәдә хакимият органнары вәкилләре бар иде.

Фото: Зөһрә Исламова.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас