+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 сентябрь 2023, 05:39

Башкортстан “ГеоВызов” халыкара геология чемпионатын уздырырга әзер!

16 - 22 сентябрьдә Башкортстан Республикасында I Халыкара “ГеоВызов” геология чемпионаты узачак. Бүген "Русия" медиаүзәгендә чарага багышланган зур пресс-конференция узды. Спикерлар журналистларның чемпионат белән бәйле булган сорауларына җавап бирде.

Башкортстан “ГеоВызов” халыкара геология чемпионатын уздырырга әзер!Башкортстан “ГеоВызов” халыкара геология чемпионатын уздырырга әзер!
Башкортстан “ГеоВызов” халыкара геология чемпионатын уздырырга әзер!

"ГеоВызов" чемпионаты - фикердәшләр өчен, безнең җирнең киләчәгенә битараф булмаганнар өчен чара.

- Узган елның көзендә республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык ("Роснедра") җитәкчесе Евгений Петров студентлар, галимнәр һәм чын геолог-профессионаллар очрашырлык мәйданчык кирәклеге турында килеште. Чемпионатны уздыру идеясе шулай туды, - дип искәртте Башкортстан вице-премьеры, республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерүенчә, ике елга бер тапкыр уздырылачак беренче Халыкара геология чемпионатында Русия һәм Казахстаннан югары уку йортлары һәм геологик профильле махсус урта уку йортлары студентлары катнашачак. Гомумән алганда, 20 команда, шул исәптән Луганск Халык Республикасы командасы катнашачак.

"ГеоВызов" экспертлары һәм остазлары булып "Роснедра" һәм ведомство карамагындагы оешмаларның, җир асты байлыкларыннан файдаланучы компанияләрнең, профильле уку йортларының һәм фәнни институтларның әйдәп баручы геологлары торачак.

Башкортстанда узачак геологик чемпионатта катнашучы Русия шәһәрләре арасында: Усть-Каменогорск, Красный Луч, Владивосток, Грозный, Екатеринбург, Казан, Магнитогорск, Октябрьский, Миасс, Мәскәү, Новосибирск, Самара, Санкт-Петербург, Төмән һәм Уфа. Һәр командада куратор белән бергә алтышар кеше.

- Чарада төп катнашучылар - тау һәм җир асты байлыкларыннан файдалану сәнәгатен нәтиҗәле үстерү, икътисадны үстерү һәм иң мөһим социаль бурычларны хәл итү белән бәйле булган геология студентлары. Министрлык табигый байлыклардан рациональ файдалануда бик кызыксына. Чемпионат безгә катнашучылар географиясен киңәйтергә һәм бу өлкәдә лаеклы кадрлар потенциалын тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.

Башкортстан “ГеоВызов” халыкара геология чемпионатын уздырырга әзер!
Башкортстан “ГеоВызов” халыкара геология чемпионатын уздырырга әзер!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас